Хыялларның бергә йөзгән чагы,
Тормышларның гүзәл мизгеле.
Син бүген дә минем өчен кояш,
Галәм бүләгенең бер гөле.
Гөл-чәчәгем, кочам, күккә очам,
Мәхәббәтем, иркәм, юлдашым.
Сиңа бүләк булсын йөрәк җырым,
Бердәнберем, бәгьрем, кояшым!
Дина Хайруллина
БАБАЕМ ҺӘМ БӘБӘЕМ (шаян җыр)
Бабаемның җаны бәбәй
Бик ихлас ул, эчкерсез;
Яши бирә инде шулай –
Гомер сөрә мәкерсез.
Бабай эчендәге бәбәй
Кәефне кыра кайчак:
Үзен-үзе кимсеткәндәй
Әйткән сүзе шыр борчак.
Кайчак аның бабайлыгы
Үзен күрсәтеп ала:
Артык сакчыл, шикләнгәндәй
Йөзен җыерып тора.
Белми торам – кем эргәмдә –
Бабаймы, әллә бәбәй?
Якын минем күңелемә
Чал башлы олпат бәбәй.
АК ФӘРЕШТӘ
Ак фәрештә оялаган
Ак каеннар башына.
Үткәрерме шул фәрештәң
Назлап Ходай каршына?
Йөрәгеңне ачтырыр ул
Үтеп күңел түренә.
Иңнәреңнән кочаклар ул
Сират күперләрендә.
Ак фәрештәң канат җәер,
Тазартыр күңел керен.
Сафлык белән тулган җанга
Күрсәтер изге юлын.
Ак фәрештә юллар сузыр
Тик ихлас җанга гына.
Дорфаларга авыр булыр
Ходайның каршысында.
Миңлекәүсүрия Нуруллина
МОҢЛЫ КӨЙ
Җәйге төндә нурлы ай яктысы,
Энә саплап чигу чигәрлек.
Кемдер берәу гармунында уйный,
Көе моңлы – узәк өзәрлек.
Сагышларын моңлы көйгә сала,
Айлы төндә йөри адашып.
Әйтимме әллә барып яннарына:
«Мин дә шул халәттә – адашың».
Гармунчының гармун телләрендә
Уз язмышы, узенең чарасы.
Минем язмышым да төзәлмәслек,
Мәңге сунмәс йөрәк ярасы.
Җәйнеңхозур айлы бу төнендә,
Кем икән соң йөри моң сибеп?
Кайтыр юллар тапмый яшьлегенә,
Хыялында йөри тилереп.
Әй уйнады гармун сыздырыплар,
Моңлы көйләр, җырлар таратты.
Йокыларны ачып, моңландырып,
Сагышлара салып юатты.
АК МУЕНСА
Ап-ак җепләргә тезәләр
Ак сейләннән муенса.
Ходай безне кавыштырыр,
Язмышлар бергә булса.
Сәйлән муенса муенда,
Син гел минем уемда.
Ак муенса буләк иттең,
Миңа сабантуенда.
Ап-ак муенса буләгең,
Уртак микән теләгең.
Энҗе муенса бәхеткә
Булсын диеп теләдем.
Алтын-сәйлән муенса ла,
Миңа бик тә килешә.
Ут-суларны кичәр идем
Узең булсаң янәшә.
Ришат Гыйлемханов
ЯШЬЛЕГЕМ ИЛЕ
Кул сузам төшләрдә
Мин сихри илләрдә —
Тота алмыйм киек кошларны…
Очарга тырышам,
Канатлы кош сыман —
Тота алмыйм куып аларны....
Балачагым иле
Бик ерак та түгел!
Бүләк итә кайчак төшләрем…
Шул бала чакларны,
Шул узган яшьлекне
Сагынам, күз тулы яшьләрем!
Яшьлегем иленә
Бер кайтасы иде,
Үткәнгә, дуамал чакларга!
Дөньяны онытып,
Төшләрдә булса да
Телимен мин сиңа чумарга!
Мөлдерәмә яшьләр…
Инде йөрәк нишләр?
Үткәннәрне искә алганда…
Тик шулай да түзәм,
Карыйм балама —
Яшьлегем бит минем – аңарда!
Ралия Гизатуллина
ТУГАН ТЕЛЕМ
Татар булып тудым мин бу җиргә,
Татар рухлы, татар кызы мин!
Халкым, телем, гореф-гадәтләрем, —
Сездән башка беркем түгел мин!