Выбрать главу

Н.Фəттах фаразына аваздаш ачыш шулай ук соңгы елларда булды. Бу хакта чит ил Һəм алардан кҮчерелеп Татарстан газеталарында да мəкалəлəр чыкты. 1924 елда Франициянең Виши Өлкəсеннəн бик кҮп кисəклəрдəн торган язулы балчык тактачыклар табыла. Галимнəр аларның 4500 ел элек язылганын исбатлыйлар. Бу язулар бҮгенге кӨндə Франциянең Глозель музеенда сакланганга кҮрə, аларны Глозель язулары дип йӨртəлəр.

Соңгы елларда бу язуларның кҮчермəлəре тӨрек галиме Кязым Миршан кулына килеп элəгə. Галим аларны, бер яктан, борынгы тӨрки руннарына, икенче яктан, этруск язуларына охшатып таң кала. ТӨрек галиме фикеренчə, тӨрки язуы булган Глозель əлифбасы нигезендə этруск, финикия, хəтта грек язулары да барлыкка килгəн. Бу хакта Сорбонна университетында махсус Җыелган конференциядə дə тыңлыйлар. Анда бик борынгы заманнарда Урта Азиядəн Атлантик океанга кадəр югары Үскəн тӨрки цивилизация булган дигəн фикер əйтелə.

Элекке тӨрки дӨньясы турындагы аксиома хəленə Җиткерелгəн карашларның шиккə алынуы дəвам итə. Алда китерелгəн ачышлар, фикерлəр чыннан да фаразлар гына булып калырмы, əллə аларны ныгытырлык башка ачышлар да булырмы — моны вакыт кҮрсəтер.

(Гамир‌ан ђəүлəтђин)

* * *

Хикмəт тə шунда шул. Җиргəн гадəти генə тҮгел, гаҖəп кызыклы авыл булган икəн ул. Вакытында мин шундый авылда яшəҮнең кадерен белмəгəнмен, аның кызыклы кешелəрен, катлаулы тарихын ӨйрəнҮгə əҺəмият бирмəгəнмен. Шулай да аның Үзенчəлеклəре турында миңа бу китабымда кайта-кайта сӨйлəргə туры килер əле. Хəзергə артык Җəелмичə, шуларын гына əйтим: ул бик зур авыл. Анда дҮрт тӨрле халык яши: руслар, татарлар, чувашлар, мордвалар (без аларны мукшылар дип йӨртəбез). Татарлар Үзлəренə, чувашлар Үзлəренə аерым урамурам булып яшилəр. ə руслар белəн мукшылар — аралаш.

Якынрак белеш, яки Җиргəнчə əйтсəк, знакум булмаса, без аларның кайсы мукшы, кайсы рус икəнен аермыйбыз да. ЧӨнки мукшылар кҮбесенчə Үзара да русча сӨйлəшəлəр. Бары да диярлек татарчаны да белə. Тик аны бик Үзлəренчə итеп, Үзгəртеп сӨйлилəр: «Кая киттең?» дип сорыйсы урында «Кая киткəн?» дилəр, «Кая бардың?» урынына «Кая барган?» Татарлар да тӨзəтеп тормый, аларга яраклашып, «Урманга киткəн», «Базарга барган» дип Җавап кайтаралар. Сорау бирергə туры килсə дə, аңарга Җиңелрəк аңлашылсын Өчен, Үзлəренчəлəштереп сорыйлар: «Нихəл, КуҖма дəдəй, синеке картаймаган? Авырмаган?» (Янəсе: нихəл, КуҖма агай, бик картаймыйсыңмы əле, чирлəмисеңме?) Һəм Үзара бик яхшы аңлашалар.

Чувашлар турында əйтəсе дə тҮгел: Һəр чуваш Үз теле Өстенə чатылдатып русча да сӨйли, татарчаны да Үз ана теле дəрəҖəсендə диярлек белə. Хəтта Үзара сӨйлəшкəндə дə, татарча гына сӨйлəшеп йӨрҮчелəре бар…

(Мирсəй əмир)

* * *

«ДӨньяда… бер генə хезмəтнең дə, ихтимал, шундый хӨр, тарихның Үзе кебек чал, милли дə, интернациональ да Үз бəйрəме юктыр. ə игенчелекнең шундый бəйрəме бар. Ул бəйрəмнең туган Җире — Идел буе болгарлары яшəгəн тӨбəк. Ул бəйрəмнең исеме — Сабантуй. Элек ул язгы кыр эшлəрен башлау бəйрəме булган. Хəзер исə Сабантуй — язгы эшлəрне тӨгəллəҮ бəйрəме…

Кайчандыр, борынгы заманнарда, Сабантуй бəйрəмен игенчелəр генə уздырган. Хəзер исə Татарстан индустриаль республикага, борынгы Һəм яңа шəҺəрлəр, иген Һəм нефть, машина тӨзелеше Һəм фəн йортлары, зур культура Һəм сəнгать республикасына əйлəнде. əнə шуңа кҮрə дə аның Сабантуе да, игенченеке генə булудан узып, нефтьче, машина тӨзҮче, фəнсəнгать кешесе, очучы, тимер юлчы, химикның уртак бəйрəменə əверелде…

Арыш баш кысып, серкə очырырга Җыенган кӨннəрдə була ул Сабантуй… Сабантуй атнасы кҮңеллəрне Җилкендерə. Ул атнада тагын да тырышыбрак эшлисең, ул атнада искиткеч кҮңел кҮтəренкелеге, хезмəт омтылышы… ЧӨнки ул — хезмəт алдынгылары, булганнар, уңганнар бəйрəме (…)

…Ул бəйрəмдə борынгыдан килгəн бик кҮп кҮркəм гадəтлəрне əле дə саклыйлар. Арадан берсе — бу бəйрəмнең Идел буенда яшəгəн барлык миллəтлəрнең дə уртак, интернациональ бəйрəме булуы. Моның тамыры тирəнгə, тарихка барып тоташа. Татарларның дини бəйрəмнəрен рус агай белмəгəн.

Белсə дə, ул аның мə»нəсен аңламаган. Лəкин татарның бер бəйрəмен рус яхшы белгəн. Ул — Сабантуй.

Сабантуй — əдəплелəр бəйрəме. Борынгы заманнардан килгəн традиция буенча, мəйдан уртасына исерек кешене бӨтенлəй кертмилəр. КӨрəшкə керҮ турында уйлыйсы да юк. Мəйдан уртасына кызмача баштан килеп керҮ ул — халыкны, тəртип саклаучы аксакалларны ихтирам итмəҮ дигəн сҮз. Халык мондый кешене гафу итми, исерек кҮренсə, таза егетлəр аны тиз генə мəйдан уртасыннан алып чыгып китəлəр. Элекэлектəн шулай килгəн…

Татар авылларында хезмəт сӨймəгəн, эш эшлəмəгəн кешегə, борынгы заманнардан килгəн гадəт буенча, урын булмаган…

Лəкин авылда бер-ике кеше Сабантуй алдыннан 10–15 кӨн кыр эшлəренə йӨрмəгəн. Моңа халык Үзе юл куйган, Үзе шулай кушкан. Ул кешегə мондый вакытта зур бер сарык суеп ашатканнар, алдында телəгəнчə йомырка, бал-май торган. Теге кеше ял иткəн, ашаган, кӨч Җыйган. Ул — кӨрəшче. Сабантуйда аңа шушы авылның данын яклап кӨрəшергə кирəк булачак. Карт-Картларның бӨтен Өмете шунда… КӨрəшченең татар халкы арасында абруе искиткеч. Хəзер дə шулай: Сабантуйда, гадəттə, колхозның иң тырыш механизаторлары, терлекчесе, шоферы кӨрəшə, арадан берсе батыр кала. Эшлексезлəрне, колхоздан колхозга кҮчеп, «озын акча» эзлəп читтə йӨргəннəрне колхоз Сабантуенда яратмыйлар…

КӨрəшне кҮзəтеп торучылар — авылның иң могтəбəр картлары…

ТҮгəрəк эчендə, озын таяклар тотып, тəртип саклап йӨрҮче картларны Сабантуйда əле дə кҮрергə мӨмкин…