Выбрать главу

биялəй варежка

итек — 1) сапог; 2) валенки

киңширокий

тарузкий

14. — Сездə ирлəр кҮлмəклəре бармы?

— Ничəнче Үлчəм?

— Кырык сигезенче.

— Мəгез.

— Ничə сум?

— ЙӨз алтмыш сум.

— Кая тҮлəргə?

— Кассага.

15. — Миңа Арча чҮəклəре кирəк иде.

— Сезгə ничəнче Үлчəм?

— Утыз Җиденче-утыз сигезенче.

— Ниндилəре кирəк?

— Зəңгəрен, тагын — сорысын. Ничə сум тҮлим?

Өч йӨз илле сум.

— Рəхмəт сезгə.

16. — Миңа теге ак шəлне кҮрсəтегез əле.

— Мəгез.

— Аның иңе-буе (и‍ ширина, буй длина) кҮпме икəн?

— Метр ярымга метр ярым (полтора на полтора метра).

— Ничə сум?

— Биш йӨз егерме ике сум.

— Кая тҮлим?

— Кассага.

17. — Миңа кырык алтынчы Үлчəм кҮлмəк кҮрсəтегез əле?

— Нинди тӨсне?

— Зəңгəрне.

— Мəгез. Ярыймы?

— Бераз зуррак кебек. Кырык дҮртенче Үлчəмне бирегез əле.

— Мəгез.

— Мин бусын алам. Ничə сум?

— Ике йӨз сум илле тиен. Кассага тҮлəгез.

— Ярый.

18. — Сездə костюм бармы?

— Бар. Сезгə ничəнче Үлчəм кирəк?

— 50-нче.

— Рəхим итегез.

— Рəхмəт.

19. — Миңа ирлəр кҮлмəге кирəк иде.

— Ничəнче Үлчəм?

— Яка Үлчəме — 41 (размер воротника — 41).

20. — Миңа бҮрек кирəк иде.

— Ничəнче Үлчəм?

— 58-нче.

— 58-нче Үлчəм юк, 59-нчы бар.

— Бирегез əле.

— Рəхим итегез. Киеп карагыз (примерьте).

— Рəхмəт. Мин алам. Кая тҮлəргə?

— Кассага.

21. — Сезнең кибеттə туй кҮлмəклəре (свадебные платья) саталармы?

əйе. Уңга (направо) барыгыз.

22. — Миңа туйга (на свадьбу) матур кара костюм кирəк. Сездə бармы?

— Ничəнче Үлчəм?

— 52-нче.

— 52-нче юк шул. Менə 54-нче бар. Киеп карагыз.

— Бу костюм миңа ярамый (не подходит).

23. — Миңа ак батист яулык кирəк иде. əби сорады.

— Бездə юк шул. КҮрше (соседний) кибеткə керегез əле. Анда (там) бар.

— Рəхмəт сезгə.

24. — Трикотаж кибете кайда, əйтегез əле?

— Бер квартал барыгыз, сулга борылыгыз (поверните налево).

25. — Бу кҮлмəк миңа кыска, озынрак кҮлмəк юкмы?

— Сезгə ничəнче озынлык (длина) кирəк?

— 164 см.

— Рəхим итегез.

26. — Эчке кҮлмəклəр бармы сездə?

— Ничəнче Үлчəм кирəк?

— 46-нчы.

— Рəхим итегез.

— Кая тҮлəргə (платить)?

— Кассага.

27. — Бу кибеттə итəклəр саталармы?

əйе, əнə тегендə.

28. — Бу кҮлмəкнең бер сəдəфе (тӨймəсе — пуговица) тӨшкəн (отлетела).

— Шулаймыни?

əйе. Менə.

29. — Асия, безнең апа бер тун алган.

— Ничəнче Үлчəм?

— 48 нче.

— Ничə сумга?

— Унике мең.

30. — Кызлар, безнең кибеттə кышкы пальтолар саталар.

— Кыйбатмы?

— Кыйбат. Биш мең сум.

— Якасы (воротник) нинди?

— Кызыл тӨлке.

— Озын пальтомы?

— Озын, бик матур.

— Киеп карадыңмы (примеряла)?

əйе. Миңа бик килешə (Мне очень идет).

— Аласыңмы?

— Акчам Җитми (не хватает).

— Ничə сум Җитми?

— 300 сум.

— Мин бирəм, кирəкме?

— Ай, рəхмəт сиңа, Галия. Мин сиңа 2 айдан бирермен.

31. — Бу кибеттə язгы-кӨзге (демисезонный) пальтолар бармы?

— Юк, бездə пальтолар гомумəн (вообще) юк.

— Гафу итегез.

32. — Бу куртканың Җиңе (рукав) кыска. Миңа зуррак куртка бирегез əле.

— Рəхим итегез. Бусы — 164 см.

— Рəхмəт.

33. — Бу плащ миңа таррак (узковатый).

— Сезгə ничəнче Үлчəм кирəк?

— 50-нче Үлчəмне бирегез əле.

— Рəхим итегез. Бусы киңрəк (пошире).

34. — Сездə джинсы чалбарлар бармы?

— БҮген юк, иртəгə килегез.

35. — Синең эшлəпəң бармы?

— Юк. Мин эшлəпə кимим (не ношу).

— Нəрсə киясең?