Выбрать главу

— Рəхмəт.

29. Мин аңа охшаганмы?

— Бу — минем əнием. Мин аңа охшаганмы?

— əйе, бик тə. Бигрəк тə кҮзең, чəчең. ə бу кем?

— Бу — минем абыем. Ул əтиемə охшаган.

30. Мин дə сезнең белəн!

— Сез кая? Киногамы?

— əйе.

— Мин дə сезнең белəн. Ярыймы?

— əлбəттə. əйдə, киттек.

31. Белмим, кем булды икəн?

— Ришат, сине бер абый сорады.

— Кайчан?

— Бер сəгать элек.

— Нинди абый?

— Картрак кына. Плащ кигəн. Озын буйлы.

— Ул бер сҮз дə əйтмəдеме?

— Юк.

— Белмим, кем булды икəн?

32. Тəбриклим. Сəламəтлек, уңышлар, бəхет телим.

— ЗӨҺрə, кара əле. Морат бəйрəмгə телеграмма Җибəргəн.

— Кая, укыйк əле: «Бəйрəм белəн тəбриклим. Ныклы сəламəтлек, зур уңышлар Һəм ак бəхетлəр телим».

33. Хəзер əйтҮдəн файда юк.

— Җəмилə, Үпкəлəмə инде. Мин чыннан да уйламаганмын.

— Хəзер əйтҮдəн ни файда. Теге вакытта мин сине кисəттем бит.

— Бик кҮңелсез булды инде бу. Гафу ит мине.

34. Безгə китəргə вакыт. Рəхмəт Сезгə.

— Камилə апа, безгə китəргə вакыт.

— Шулаймыни? Бераз утырыгыз əле.

— Вакытыбыз юк шул, Камилə апа. Баланы йоклатасы бар.

— Китəсезмени?

— əйе. Зур рəхмəт Сезгə.

35. Егыла кҮрмə! Монда тайгак!

— əле тагын кҮпме барасы бар? Мин арыдым.

— Бераз тҮз инде. КҮп калмады.

— Ай, егыла яздым.

— Егыла кҮрмə! Монда тайгак. Миңа тотын.

36. Һич булмый.

— Ял кӨнне ни эшлəргə Җыенасыз?

— Театрга барабыз.

— Бəлки, безгə кунакка килерсез?

— Юк, рəхмəт. Булмый. Без бӨтен гаилəбез белəн театрга барабыз.

37. Берни тҮгел.

— Булат, син кибеткə барасыңмы?

— əйе. Сиңа берəр нəрсə кирəкме?

— Миңа ярты икмəк ал əле.

— БҮтəн əйбер кирəк тҮгелме?

— Юк. Рəхмəт сиңа.

— Берни тҮгел.

38. Яңа хəбəр ишеттеңме?

— Яңа хəбəр ишеттеңме? Безнең институтка фин татарлары килгəн.

— Кит аннан?! Кемнəр?

— Ике ир кеше, бер ханым.

— Кайчан килгəннəр?

— Кичə.

— Ничə кӨнгə?

— Бер атнага.

39. Кемнең зонтигы калган?

— Иптəшлəр, кемнең зонтигы калган?

— Бу ЗӨҺрəнең зонтигы бит. Миңа бирегез, мин аңа тапшырырмын.

— Ярар. Мə!

40. Кайда очрашабыз?

— Кайда очрашабыз?

— əбҖəлилов тукталышында.

— Син килəсеңме?

— Белмим шул. Лəкин син мине кӨт.

— Ярар. КӨтəрмен.

— Ярый, ул вакытка мин килермен.

— СӨйлəштек.

— əйе. Хəзергə сау бул!

41. Бер минут кӨтеп тор, мин — хəзер!

— Бер минут кӨтеп тор, мин — хəзер!

— Син кая?

— Хəзер килəм. Киоскыдан газета алам.

— Миндə бар бит.

— Нинди газета?

— «Татарстан яшьлəре».

— Миңа «Ватаным Татарстан» кирəк шул.

— Ярый. Мин кӨтəм.

42. Борчылма, ничек тə Өлгерербез.

— Ай, соңга калабыз бит.

— Борчылма, ничек тə Өлгерербез. Хəзер берəр такси туктатырбыз.

— Юк бит такси.

— Борчылма, килер əле.

43. Аның Өчен мин бик шатмын.

— Син Айдар Кəримовны белəсеңме?

— Ул Тел, əдəбият Һəм сəнгать институтында эшлиме?

— əйе. Ул диссертация яклаган.

— Шулаймыни?! Мин аның Өчен бик шат. Ул бик сəлəтле яшь галим.

44. Хəлегез ничек?

— Хəлегез ничек?

— Бик əйбəт тҮгел. Мин бераз авырыйм.

— Врач кирəкме?

— Хəзергə кирəк тҮгел.

45. Өйгə табиб чакырырга мӨмкинме?

— Өйгə врач чакырырга мӨмкинме?

— МӨмкин. Сезнең фамилиягез ничек?

— Сабирова.

— Исемегез?

— Камилə.

— əтиегезнең исеме?

— Дамир.

— Кай тӨшегез авырта?

— Кан басымы кҮтəрелде.

— Адресыгыз нинди?

— Татарстан урамы, 8, 20-нче фатир.

— Булды. Табиб сезгə тӨштəн соң сəгать 3 тə килер.

— Рəхмəт сезгə.

46. Миңа табибка кҮренергə кирəк иде.

— Участок табибы кирəкме сезгə?

— əйе. Миңа бассейнга йӨрергə белешмə кирəк.

— Сезне табиб хəзер кабул итəр. Аның исеме — Суфия ханым, фамилиясе — Ризванова.

47. Сез кайсы кабинетка?

— Сез кайсы кабинетка?

— 21-нчегə. Сездəн соң кеше бармы?

— Юк.

— Мин сездəн соң булам.

— Ярый.

48. Бу дарулар бармы сездə?

— Бу дарулар бармы сездə?

— Рецептыгыз бармы?

— Бар. Рəхим итегез.

— Менə бусы юк. Ə бусы бар. Кассага 26 сум 95 тиен тҮлəгез.

— Кайсы бҮлеккə?

— Икенче бҮлеккə.

49. Соң шалтыратканга гафу итегез.

— Мəрьям апа, соң шалтыратканга гафу итегез. Иртəгə сезнең вакытыгыз бармы?

— Бар.

— Сез эшкə кайчан килəсез?

— Иртəнге унда.

— Мин унберенче яртыга килəм. Сезнең эшегезне шунда алып килермен.

— Рəхмəт Сезгə. Тыныч йокы!

50. əйбəт ял итегез!

— ТаҺир абый, Сез ялга китəсез икəн.

— əйе шул, РӨстəм. Иртəгə китəбез.

— əйбəт ял итегез, ТаҺир абый.

— Рəхмəт, РӨстəм.

51. Алло! Белешмəлəр бҮлегеме?

— Алло! Белешмəлəр бҮлегеме?

— əйе, тыңлыйм.

— əйтегез əле, «Татарстан» поезды кайчан китə икəн?

— 19 сəгать 8 минутта.

— МəскəҮгə кайчан килеп Җитə?

— Иртəнге 7дə.

На этом завершаем наш урок.

Сау булыгыз!

Уңышлар телим!

Урок 24

Книга. Печать. Конструкция — ган/-гђн, — кан/-кђн + аффиксы принадлежности + бар (юк). Диалоги. Задания.