— Ярар, улым…
— əни, кайчан пешə?
— Хəзер, улым.
5. — Кунаклар, утырыгыз!
— Рəхмəт.
— Рəйханə ханым, Сез монда (сюда) килегез.
— Рəхмəт.
— Камил əфəнде, монда утырыгыз.
— Рəхмəт.
6. — Фəридə, Өстəлгə эскəтер Җəй (накрой).
— Хəзер, əни.
— Фəридə, тəлинкəлəр дə кирəк.
— Хəзер, əни.
— Рəхмəт, кызым.
— Фəридə, пычаклар, чəнечкелəр дə кирəк.
— Хəзер, əни.
— Рəхмəт, кызым. Кызым, салфеткалар да бир əле.
— Хəзер, əни.
— Рəхмəт, кызым.
7. — Базарда бал бармы?
— Бар.
— Ничə сум?
— Килосы 50 сум.
— Ай-яй!
8. — Өрек алдыңмы?
— Алдым.
— əйбəтме?
— Бик əйбəт.
— Тəмлеме?
— Тəмле.
9. — Шулпа салдыңмы? (бульон поставила ли?)
— Салдым.
— Кайчан пешə?
— Өч сəгатьтəн.
10. — Рəйсə, катык бир əле.
— Мə. Тəмлеме?
— Бик тəмле. Рəхмəт.
11. — Токмач яратасыңмы?
— Яратам.
— Токмачны кем кисə (режет)?
— Үзем.
12. — əни кичə вак бəлеш пешерде, тəмле булды!
— Кемнəр килде?
— Апа, абый килделəр.
13. — Миңа бер кисəк бəлеш бир əле.
— Рəхим ит.
14. — Сездə дӨге (рис) боткасы бармы?
— Бар.
— Бирегез əле.
— Мəгез.
— Рəхмəт.
15. — Сездə каймак бармы?
— Бар.
— Бер стакан каймак, коймак, бер чəй, бер əфлисун бирегез əле.
— Мəгез.
— Рəхмəт.
16. — Компот баллымы?
— Баллы тҮгел, əче.
17. — Аш тозлымы?
— Юк, əйбəт.
— Тəмлеме?
— Тəмле.
18. — Син əйрəн эчəсеңме?
— Эчəм.
19. — Тəлинкəлəр чистамы?
— Чиста.
— СӨлге чистамы?
— Чиста.
— Миңа салфетка бир əле.
— Мə.
— Рəхмəт.
20. — Камырың бик яхшы булган.
— əйе шул.
— Нəрсə салган идең (положил)?
— Ак май, Үсемлек (растительный) мае, ике йомырка (яйца), каймак, шикəр, чҮпрə (дрожжи), сӨт (молоко).
21. — Бəлешне кем пешергəн?
— əби.
— Ай, тəмле!
— Нинди ит салган?
— Сарык (овца) ите (баранина).
— Тагын? (Еще?)
— Бəрəңге.
— Тагын?
— Суган.
— Тагын?
— Май.
— Тəмле булган!
22. — Минераль су кирəкме?
— Кирəк.
— Хəзер бирəм.
23. — əчегəн бал (медовуха) кирəкме?
— Кирəк.
— Кем ясаган (сделал)?
— Бабай.
— Ай, шəп! (отлично!)
24. — Чəй тəмлеме?
— Тəмле.
— Өрек салыйммы? (положить ли?)
— əйе.
— Лимон кирəкме?
— Кирəк.
— Шикəр кирəкме?
— Кирəк.
— Ничə кисəк?
— Ике. Рəхмəт.
25. — Кунаклар, рəхим итегез. Утырыгыз.
— Рəхмəт.
— БҮген бездə бəйрəм. БҮген Хафиз пенсиягə чыкты.
— əйдəгез, Җитешегез (приступайте).
— Рəхмəт.
26. — Рəхилə апа, Сезгə бик зур рəхмəт. Пирогларыгыз бик тəмле булды.
— Сезгə рəхмəт, ГҮзəл. Тагын килегез.
27. — Чəйлəрегез тəмле булды. Рəхмəт сезгə!
— Сау булыгыз. Тагын килегез!
28. — Бу салатны кем ясады?
— Кызым.
— Бик тəмле булган.
— Рəхмəт инде.
29. — Бу нинди чəй, бик тəмле?
— Цейлон чəе.
— Кайдан алдың?
— Мансур МəскəҮдəн алып кайтты.
— Кайчан?
— Кичə кайтты.
30. — Чəй кайнармы (горячий)?
— əйе, кайнар.
— СӨт кирəкме?
— Юк, рəхмəт.
31. — Кош теле биримме?
— Бир. Кем пешерде?
— əни.
— Бик тəмле булган.
32. — БҮген ашханəдə Өчпочмак бармы?
— Бар.
— Ничə сум?
— Би сум.
33. — Өстəлгə чəчəк куй (поставь), кызым.
— Ярар, əни.
— Кунаклар килдеме?
— əйе, əни.