Выбрать главу

— Алло!

əйе дим!

— Алло!

— Алло! Сезне ишетмим. Номерны яңадан Җыегыз.

4. — Алло! Тыңлыйм.

— Исəнмесез. Бу — Рəсим. əлфияне чакырыгыз əле.

əлфия Өйдə юк шул.

— Кайчан кайтыр икəн?

— Кич белəн сəгать алтыда.

— Кайткач, безгə шалтыратсын əле.

— Ярый, əйтермен. Ул сезнең телефонны белəме?

— Белə. Рəхмəт сезгə. Сау булыгыз.

— Сау булыгыз!

5. — Алло!

əйе, тыңлыйм.

— Бу Гариповлар квартирасымы?

əйе.

— Мин университеттан, доцент Кəримов, сезнең телефонны Равил əфəндедəн алган идем. Миңа ТаҺир абый кирəк.

— Хəзер чакырам.

— Рəхмəт.

— Тыңлыйм.

— Исəнмесез, ТаҺир абый. Сезнең белəн очрашырга мӨмкин булмасмы икəн?

— Мин сəгать 4кə килəм. Шунда очрашырбыз.

— Рəхмəт Сезгə. Мин Сезне каршы алырмын. Сау булыгыз.

— Сау булыгыз.

6. — Алло!

əйе.

— Исəнме!

— Сəлам!

— МилəҮшə, мин театрга билетлар алган идем. Барабызмы?

— Кайсы кӨнгə?

Җомгага.

— Барабыз. Рəхмəт. Сау бул!

7. — Алло!

əйе.

əни, син мине ишетəсеңме?

əйе, ишетəм.

əни, мин тӨнлə МəскəҮгə китəм.

— Нигə алдан əйтмəдең соң?

— Хəзер генə билет алдым. əни, минем əйберлəрне Җыештырып куй əле, яме! Юлга берəр тəмле əйбер дə пешерə алмассыңмы икəн?

— Ярый, улым, тырышырмын.

— Ярый, əни, минем эшлəрем кҮп əле. Хəзергə исəн-сау бул!

— Сау бул! Исəн-сау йӨр.

8. — Алло!

— Алло! Бу Шакировлар квартирасымы?

— Юк, сез ялгыш номер Җыйгансыз.

— Гафу итегез, бу 76-34-42 ме?

əйе, номер дӨрес, лəкин бу Шакировлар квартирасы тҮгел.

— Гафу итегез, алар əллə кҮчеп киттелəрме?

əйе шул, кҮчеп киттелəр.

— Телефоннарын əйтə алмассызмы?

— Кызганыч, белмим шул.

— Гафу итегез.

— Берни тҮгел.

9. — Алло! Бу Мəгариф министрлыгымы?

əйе.

— Миңа Ринат əфəнде кирəк иде.

— Ул команидровкада шул.

— Белмисезме, кайчан кайтыр икəн?

— 20 нче апрельдə.

— Рəхмəт Сезгə.

— Сау булыгыз.

10. — Алло! Университетның коммутаторымы?

əйе.

— Миңа татар теле кафедрасының номерын əйтегез əле.

— 31-54-80.

— Рəхмəт Сезгə.

11. — Алло, Фəридə апамы?

əйе.

— Исəнмесез.

— Исəнме, Айсылу.

— Мин Сезгə шалтыратам, шалтыратам, сезнең телефоныгыз Һаман буш тҮгел.

— Белмим шул, нигə алай икəн? Без сӨйлəшмибез. Безнең блокиратор бит. КҮршелəр сӨйлəшəлəрдер.

— Бəлки, шулайдыр, лəкин мин бик озак шалтыраттым. Фəридə апа, сездə ни хəллəр бар? Исəнлек-саулыкмы?

— Бездə бер кӨе. Сездə ничек, Айсылу?

— Бездə дə шулай. əти-əни исəн-саулар. Мин эштə, абый Ташкентка китте əле.

— Кайчан китте?

Җомга кӨнне.

— Озаккамы?

— Бер атнага.

— Кайткач, безгə шалтыратыр əле, яме.

— Ярый, Фəридə апа. Хəл белергə генə шалтыраткан идем. Сау булыгыз.

— Сау бул, Айсылу.

12. — Алло! РӨстəм, исəнме!

— Сəлам!

— РӨстəм минем сиңа бер йомышым бар.

— Тыңлыйм.

— Миңа рюкзак кирəк иде.

— Ник?

— Мари урманына барабыз.

— Кайчан?

— Бу шимбəдə.

— Ярый, бирермен.

— Кайчан керим?

— БҮген кич керəсеңме?

əйе.

— Ярый, мин Өйдə булам.

— Ярый, рəхмəт. Сау бул.

— Сау бул. КӨтəм.

13. — Алло!

— Алло!

— Аракчинога электричка кайчан китə?

— 10 сəгать 30 минутта.

— Рəхмəт.

14. — Алло!

— Тыңлыйм.

— МəскəҮгə билетларга заказ бирергə мӨмкинме?

— Кайсы кӨнгə?

— 21 нче апрельгə.

— Билетлар юк.

— Кайчанга бар?

— 30 нчы апрельгə бар.

— 30 нчы апрельгə 2 билет кирəк.

— Кайсы поездга?

— «Татарстан» поездына.

— Нинди билетлар: плацкартмы, купемы?

— Купега.

— Аскы урыннармы, Өскеме?

— МӨмкин булса, аскы урыннар кирəк иде.

— Берсе — аскы, икенчесе — Өске.

— Ярый.

— 27 апрельдə 14 сəгатьтə китерəчəклəр. Адресыгыз ничек?

— Сафиуллин урамы, 2 нче йорт, 41 фатир.

— Рəхмəт сезгə. Сау булыгыз.

Задание 1. Употребите частотные слова в разговоре по телефону.

Бу это

шулто

теге тот