Выбрать главу

2. — Син музыка яратасыңмы?

— Яратам.

— Ниндине?

— Халык кӨйлəрен. ə син?

ə мин заманча музыка яратам.

3. — Су коенырга барабызмы?

— Кая?

— Зəңгəр кҮлгə.

— Анда ничек барырга?

— Автобус белəн.

— Озакмы?

— Бер сəгать.

— Ой-ой, озак икəн. əллə Казансуга гына тӨшəбезме?

— Аның суы бик əйбəт тҮгел шул.

4. — Алсу, Сезне иртəгə театрга чакырам. Барасызмы?

— Бик рəхəтлəнеп. ə нəрсə карыйбыз?

— Аяз ГыйлəҖевнең «Өч аршын Җир» исемле спектаклен.

— Ярый. Кайда очрашабыз?

— Театр каршында, Җиде туларга унбиш минут кала.

— Ярый, мин килермен.

— Рəхмəт, мин сине кӨтəрмен.

5. — Син спорт белəн шӨгыльлəнəсеңме?

əйе, мин теннис уйнарга яратам. ə син?

— Мин баскетбол уйныйм.

— Ярышларда катнашасыңмы?

əйе, безнең команда шəҺəрдə беренче урында.

6. — Бу команданың тренеры кем микəн?

— Гайнуллин Рəхим Булатович.

— Ул спорт мастерымы?

əйе.

7. — Гафу итегез, уен кайчан башланды?

— Ун минут элек.

— Кем Җиңə?

əле беркем дə Җиңми.

8. — Татарларда нинди милли спорт тӨрлəре бар?

— Иң яхшысы — татарча кӨрəш.

— Тагын?

— Ат чабышлары.

— Тагын?

— Мин бик Үк белеп Җиткермим шул.

9. — Сездə сабантуй ничек була?

— Бик кызыклы була.

— СӨйлə əле.

— Берничə кӨн кала Өйдəн Өйгə йӨреп, яшь киленнəрдəн чиккəн сӨлгелəр, бҮлəклəр Җыеп йӨрилəр. Сабан туе су буендагы болында була. Анда башта балалар, аннан соң Үсмерлəр кӨрəшə. Соңыннан чират иң кӨчлелəргə Җитə. Сабантуйның иң кӨчле батырына я сарык, я келəм, я мотоцикл бирəлəр.

— Ат чабышлары буламы?

— Була. Бик кҮңелле була.

— Капчык белəн бҮрəнə Өстендə дə сугышалармы?

əйе.

— Кашыкка йомырка утыртып та йӨгерəлəрме?

əйе. Сездə дə шулаймыни?

əйе. Бездə əле колгага (столб) да менəлəр.

— Бездə дə шулай. Колга башында я əтəч, я итеклəр, я башка бер əйбер була.

Җырлыйлармы?

Җырлыйлар да, биилəр дə, гармун да уйныйлар.

— Сабантуйга кунаклар кайтамы?

— Бик кҮп кайталар. Бик ерак Җирлəрдəн кайталар. Алар читтə тальян моңына, халык кӨйлəренə, авыл ашларына сусап (скучая) яшилəр дə, кҮңеллəренə рухи лəззəт алып китəлəр.

— Синең Казан сабантуйларында булганың бармы?

— Бар. Лəкин авылныкы кҮбрəк ошый миңа.

— Миңа да.

ПЕЧАТЬ (МАТБУГАТ)

1. — Миңа «Салават кҮпере» журналы кирəк иде.

— Бездə бетте шул. Икенче киоскыдан сорап карагыз.

— Рəхмəт.

2. — Син нинди газеталарга язылдың?

— «Ватаным Татарстан», «Татарстан яшьлəре», «Вечерняя Казань».

— Журналлар аласыңмы?

əйе. Безгə «Казан утлары», «СӨембикə», «Идел» журналлары килə.

3. — Син кичəге «Ватаным Татарстан» гəзитен укыдыңмы?

— Юк əле. Нəрсə бар?

— Президентның бер бик кызыклы мəкалəсе басылган.

— Укырмын. əйтҮеңə рəхмəт.

4. — Татар теленең ҮзӨйрəткечен кайда саталар микəн?

— Бауман урамындагы китап кибетендə.

— Син алдыңмы?

— Алдым.

5. — Син кайсы шагыйрьлəрнең иҖатын яратасың?

— Миңа Габдулла Тукай, Сəгыйть Рəмиев, Дəрдемəнд, Һади Такташ, Муса Җəлил, Хəсəн Туфан, Сибгат Хəким шигырьлəре ошый.

ə сиңа?

— Мин яшьрəк шагыйрьлəрне яратам.

— Кемнəрне?

— Р.Фəйзуллинны, Х.əюповны, Рəшит əхмəтҖановны, ЗӨлфəтне, М.ə»лəмовны.

— Синдə аларның китаплары бармы?

— Бар.

— Миңа да биреп торырсың əле.

— Ярый. Бирермен.

ЗДОРОВЬЕ (СəЛАМəТЛЕК)

1. — Нигəдер башым авырта.

— Баш даруы биримме соң?

— Бармы?

— Бар.

— Бир əле. Су да бир.

— Мə.

— Рəхмəт сиңа.

2. — Ай! Кулым киселде!

— Кая, нəрсə бирим?

— Йод белəн мамык (вата) бир əле.

— Менə. Хəзер каны туктар.

— Рəхмəт сиңа.

3. — Безнең апа больницада ята бит əле.

— Ни булган?

— Ашказаны (желудок) авырта ди.

— КҮптəн ятамы?

— 2 атна инде.

— Хəле ничек соң?

— Бераз Җиңелəя инде.

4. — Миңа ютəл (кашель) даруы кирəк иде. Рецепт язып бирегез əле.

— Хəзер.

— Рəхмəт сезгə.

5. — Иптəшегезгə операция ясадылармы?