Выбрать главу

— Икенчедəн, мин бит Үзем дə пенсиядə.

Өченчедəн?

Өченчедəн, минем дə балаларым бар.

2. — Балалар, əйдəгез əле, бу малайның тəртибен тикшерик. əйдə, Рəсим, син əйт.

— Беренчедəн, РӨстəм безне алдаган. Икенчедəн, РӨстəм Өй эшен эшлəмəгəн. Өченчедəн, ул дəфтəрендəге «икеле» билгесен бетергəн…

Вводное слово димəк (значит) выражает умозаключение, обобщение:

1. — Равия, син безгə юбилейга килмəдең. Димəк, син безне яратмыйсың.

— Юк инде, Солтания апа. Мин сезне бик яратам. Мин икенче сменада эштə идем шул. Гафу итегез инде.

2. — Монда ике мең ярым гына акча бар.

— Кая киткəн соң аның биш йӨзе?

— Белмим шул. Димəк, мин ялгышканмын…

3. — Бакчада колорадо коңгызы кҮренə башлады.

— Димəк, быел бəрəңге булмый инде.

4. — РӨстəм, син яхшы укыйсыңмы?

əйе, минем барлык фəннəрдəн бишле генə.

— Димəк, син алтын медаль алачаксың.

— Белмим əле. Алда имтиханнар бик кҮп.

— Сиңа уңышлар телим.

Вводное слово гадəттə (обычно) выражает известность, общепринятость данного сообщения:

1. — Равил абый, гадəттə, халык Җырларын Җырлый.

— Каян белəсең?

— Мин аларда бик кҮп кунакта булдым. Ул Үзе баянда уйный, Үзе Җырлый.

— Матур Җырлыймы?

— Бик моңлы Җырлый.

2. — Театрга барганда, мин, гадəттə, кара кҮлмəк, кара тҮфли киям.

— Мин, гадəттə, Үземнең теге кҮк костюмымны киям.

— Нинди костюм, яңамы?

— Яңа тҮгел инде. Син белəсең аны.

ə-ə-ə, син аны Петербургтан алып кайткан идең.

əйе шул!

3. — Сабантуйга, гадəттə, без барыбыз бергə Җыелып авылга кайтабыз.

ə без, гадəттə, ял паркына барабыз. Анда да сабантуй була.

— ə без, гадəттə, Арча поездына утырып, Арчага кайтабыз. Анда сабантуй бик кҮңелле була.

— Икенче елга мине дə алыгыз əле. Минем кҮптəн авыл сабантуе кҮргəнем юк.

— Ярар. əйтербез.

Вводное слово киресенчə (наоборот) выражает противопоставление:

1. — Болай ярамый, иптəшлəр!

— Киресенчə, нəкъ шулай кирəк.

2. — Мин моны əйтмəскə тиеш!

— Киресенчə, син əйтергə тиеш!

— Юк, юк, əйтмим!

3. — Җитте, бҮген мин анда бармыйм!

— Юк, киресенчə, син анда барырга тиеш. Син аңа аңлатырга тиеш. Ул сине аңлар. Мин ышанам.

— Рəхмəт киңəшеңə.

Вводное слово гомумəн (вообще) выражает обобщение:

1. — Гомумəн, бу мəсьəлə əзер тҮгел.

— Минемчə, уйларга кирəк.

2. — Мин сине, гомумəн, аңламыйм.

— Ничек аңламыйсың?

— Аңламыйм шул. Кичə син болай сӨйлəдең. БҮген — тегелəй (по-другому).

3. — Сез, гомумəн, бу проблеманы хəл итəргə мӨмкин дип уйлыйсызмы?

— Минемчə, мӨмкин.

Вводное слово мəсəлəн (например) особенно часто употребляется при перечислении, в учебниках:

1. — Мин, мəсəлəн, болай уйлыйм: сез безгə килəсез, аннан соң бергəлəп вокзалга тӨшəбез дə поезд кӨтəбез.

— Ярар, мин риза.

2. — Укучылар, мин сҮзлəр əйтəм. Сез ул сҮзлəрне тəрҖемə итегез. Мəсəлəн, су — вода, Җир — земля, кҮк — небо. Аңладыгызмы?

— Аңладык, ГҮзəлия апа.

3. — Балалар, əйдəгез, саныйбыз. Лəкин болай саныйбыз: 1, 3, 5, 7… Мəсəлəн, Лена 1 ди, Саша 3 ди. АйгӨл 5 ди. Айдар 7 ди. Аңладыгызмы? əйдə, Лена, башла.

— Мин русча əйтимме?

— Юк, Лена, татарча саныйбыз.

Вводное слово дӨрес (правда) выражает подтверждение факта, некоторую уступку, признание:

1. — ДӨрес, мин укымадым. Лəкин мин лекциялəргə йӨрдем.

— Сез бит материалны белмисез. Тагын бер тапкыр укып килегез.

— Кайчан килим?

Өч кӨннəн.

— Ярый. Сау булыгыз.

2. — Мин кичə вокзалга бардым бит. ДӨрес, мин унбиш минутка соңга калдым. Транспорт юк иде.

— Мин сезне кӨттем дə таксига утырып, кунакханəгə (гостиницага) киттем.

— Кызганыч, гафу итегез.

3. — Сез, дӨрес, яхшы спортчы. Лəкин лекциялəргə йӨрмəдегез. Практик дəреслəрдə булмадыгыз. КҮп нəрсəлəрне белмисез. Сез бит математика укытучысы булачаксыз, физкультура укытучысы тҮгел. Мин сезгə Өчле куя алмыйм.

— Куегыз инде!

— Юк, тагын килегез.

4. — ДӨрес, ул соңыннан килде. Гафу Үтенде.

— Син гафу иттеңме соң?

— Юк, гафу итмəдем.

Вводные слова тукта əле (постой-ка), кара əле (смотри-ка), белəсең килсə (если хочешь знать) и другие служат для привлечения внимания собеседника.

1. — Кара əле, ишеттеңме: Данияр Өйлəнгəн.