Выбрать главу

афəт нашествие

олпат величавый

ассалар да хотя и вешали

киссəлəр дəхотя и рубили

Үлмəдең не умер

чукынмадың не крестился

яндың горел

туңдың мерз

нишлəтмəдечего только не делала

язмыш судьба

мӨкатдəссвященный, родной

тӨрмə тюрьма

килмешəкчужой, со стороны

зинданневоля

ярып разорвав

ялкынланып пламенея

тегермəн мельница

тарта алмадыне сумела перемолоть

кабатланмас не повторится

Үткəннəрең твое прошлое

кабатлар повторит

гасырларвека

дуслыкдружба.

В этом стихотворении вы заметили и обратный порядок слов, диктуемый рифмой и ритмом стиха. Каждая строфа завершается обращением к татарскому языку.

* * *

Кадерле дуслар! Татар теле дəреслəре тəмамланды. Сезгə зур уңышлар, шатлыклы кӨннəр, исəнлек-саулык, ак бəхетлəр телəп калам. Кем дəреслəр белəн танышып барды, аларга зур ихтирамымны белдерəм. Рəхмəт сезгə!

Укытучыгыз — азан дəүлəт университетыны‍ татар теленə өйрəтү кафедрасыны‍ мөдире профессор Флера ханым Сафиуллина.

КУШЫМТА

Кекстлар

Гомəр Бəширов

(Татарстанның халык язучысы, Тукай бҮлəге лауреаты, ДəҮлəт премиялəре лауреаты).

Менə тамаша

Укытучы дəрестə балаларга яңа тема аңлаткан.

— Барыгыз да аңладыгызмы? — дигəн.

— Юк, аңламадык! — дигəннəр укучылар.

Икенче мəртəбə аңлатып чыккан да, тагын сораган:

— Инде аңладыгызмы?

Балалар тагын хор белəн:

— Юк, аңламадык, — дип Җавап биргəннəр.

Укытучы Өченче мəртəбə аңлаткан да:

— Инде аңлагансыздыр бит? — дигəн.

— Юк, бу юлы да аңламадык əле! — дигəннəр.

Укытучы моңа бик аптырап, башын кашырга тотынган.

— Мин инде хəтта Үзем дə аңладым. ə сезгə Һаман да барып

Җитми икəн əле, — дигəн.

Фамилияне корбан итеп…

Мəгариф бҮлегенең инспекторы белəн мəктəп директоры урамнан баралар икəн. Койма буена утырткан канəфер чəчəген ботарлап маташучы бер малайга кҮзлəре тӨшкəн.

— Менə тəрбия нəтиҖəсе! — дигəн инспектор.

Директор, кызарынып, малайга:

— Халитов, нишлəвең бу?! — дип кычкырган.

— əти, безнең фамилия Хамитов бит, оныттыңмыни? — дигəн малай.

Булышкан

Атасы эштəн кайткач, малаеннан хəл-əхвəл сораша башлаган:

— Я, бҮген ни эшлəр бетердең? Уйнарга чыктыңмы? — дигəн.

— Юк, беркая да бармадым.

— Ни генə эшлəдең соң?

— Мин əнигə минем Өйгə бирелгəн мəсьəлəлəрне чишəргə булыштым.

Телевизор шаукымы

— Балалар, — ди укытучы. — БҮген кич ай тотылачак. Бу — табигатьтə бик сирəк була торган бик кызык кҮренеш. Ай нəкъ 21 сəгать 45 минутта тотыла. Карарга онытмагыз.

Соңгы партада утырган бер малай:

— Апа, кайсы программада тотыла ул? — дип сорый.

Тереклек иясе

Укытучы:

— Җирдə дə, суда да яшəҮче Җан иялəрен ничек дип атыйлар?

Укучы:

— Матрос, дип…

Менə сиңа…

— ГҮзəл, нигə бҮген мəктəпкə бармадың? — дип сорый кҮрше апа беренче класста укучы кыздан.

— Минем температурам бик зур…

— КҮпме?

— Кырык.

— Кырык?! — дип гаҖəплəнде кҮрше апа.

— əйе, əнием утыз Җиде дə Өч, диде. Кушкач, кырык була ич…

Физика дəресендə…

Укучы сӨйли:

— Архимед судан чыга да «Эврика!» дип кычкыра.

— Бу нəрсəне аңлата инде? — ди укытучы.

— «Эврика» «таптым» дигəнне аңлата.

— Архимед нəрсə тапкан була инде?

— Нəрсə, дип… Сабындыр инде.

Яңа шəҺəр

— Йолдыз, син нинди шəҺəрлəр белəсең?

— МəскəҮ, Казан, Петербург, Командировка…

— Командировка дигəн шəҺəр дə бармыни?

— əйе, минем əти гел шунда бара.

И замана, замана…

География дəресендə бер укучы Кавказ тауларын Һиндикуш белəн бутаган, картада Африка чҮллəрен Боз диңгезеннəн эзли икəн.

— Ярый алайса, Үз якларыбызга кайтык. Волга белəн Жигули кайда?

— «Волга» кҮрше абый гаражында, ə «Жигули» безнекендə…

Башында… Җиллəр

Математика дəресендə укытучы:

— Гəрəй, унбергə унберне кушкач, ничə була? — дип сорый.

— Ике футбол командасы килеп чыга, — ди малай.

Үзенчə

— Укучылар, тəҮлектə ничə сəгать вакыт бар? — дип сорый укытучы.

— Егерме ике, — дип Җавап бирə укучы.

— Ничек алай?

— КҮптəн тҮгел генə Үзегез кӨннəр ике сəгатькə кыскара, — дип əйттегез ич…

Йота бит!

Мəликə анасы белəн «Диңгез тӨбендə» дигəн мультфильм карыйлар икəн. Кинəт кызый анасына кычкырган:

— əни! СҮндер тизрəк телевизорны!

— Ни булды, кызым? — дигəн анасы.

— КҮрмисеңмени? əнə акула алтын балыкны куып килə, йота бит инде, йота!

Телефонда

— Алло! Арпаязмы бу?

— əйе, Арпаяз. ə син кем?

— Мин интернаттан.

— əҺə! Аңлашыла. Арпаязда сиңа кем кирəк?

— əнинең хəлен белəсем килгəн иде…