Выбрать главу

— ə, алаймы? əниең исəн-сау, матур гына яшəп ята. Бая бəрəңге ала иде…

— əнине телефонга чакырмассыңмы икəн, абый, ə?

— Була ул! Синең анаң ни исемле əле?…

Уннан биш…

КӨтҮче Үзенең улына кӨтҮдəге атларны санап килергə кушкан. Улы санап килгəн дə əйткəн:

— Егерме бӨтен, уннан биш! — дигəн

— «Уннан биш» дигəнең нəрсə?

— Тай!.. — дигəн улы.

Менə гаҖəп!

— əни, син кайда тугансың?

— Мин Казанда туганмын, улым!

— əти кайда туган?

— Ул МəскəҮдə туган.

— ə мин кайда тудым?

— Син авылда тудың.

— Менə бит ничек! Өчебез Өч Җирдə туганбыз, шулай да бер-беребезне тапканбыз.

Эшлекле сорау

— Бабай, син кайчан бабай булдың?

— Син тугач, улым.

— Алайса, моның Өчен син миңа нəрсə бирəсең?

ШҮрəле кайда яши?

— Бабай! Синең ШҮрəлене кҮргəнең бармы?

— Бар.

— Кайда?

— Тукай китабында.

— ə ул кайда кҮргəн?

— Ул əкияттə кҮргəн…

Курчак əнисе

— Кызым, курчагыңны кҮрмим. Кая куйдың?

— Мин аны йокы бҮлмəсенə кертеп яткырдым. Хəзер телевизордан балаларга ярамый торган фильм кҮрсəтəчəклəр.

— ə сиңа ярыймыни?

— Мин курчакның əнисе бит. əнилəр белəн əтилəргə карарга ярый аны…

Ул да укый

Бер егет кӨн саен китапханəдəн бер китап ала да икенче кӨнне Үк тапшыра икəн. Китап бирҮче кыз беркӨнне аңа алгебра дəреслеген биреп Җибəргəн. Егет икенче кӨнне Үк аны тапшырырга килгəн. Кыз сорашкан:

— Кызык китапмы? Нəрсə турында?

Егет бик белгəндəй сӨйлəп киткəн:

— əй, əллə нəрсəсе юк ла. Алгебра исемле бер кыз булган, шуның маҖаралары турында икəн.

Тапкыр Җавап

Бер студенттан:

— Ник син Һəрвакыт театрда галеркада утырасың? — дип сорыйлар икəн.

— Кинода беренче рəттə утырып туйдым, — дип Җавап биргəн студент.

Җамалый кодаларда

Бер кеше Үзенең танышын кунакка чакырган.

— Сез кайда торасыз соң? — дип сораган теге кеше.

— Без Җамалый кодалар янында торабыз, — дигəн чакыручы.

— ə Җамалый кайда тора?

— Ул безнең янда тора, — дигəн теге кеше.

Җор кеше

Үлəр вакыты Җиткəч, бер Җор кеше иң якын дустын чакырып китергəн дə, аңа сəгатен бҮлəк иткəн.

— Минем тӨсем итеп тотарсың. Мин мəңгелек йортка китəм, анда вакытны белҮ Һич зарур тҮгел, — дип шаярткан.

Авыл саен йорт сал

əти кеше, малаена васыять итеп, авыл саен йорт салырга кушкан.

— Ул кадəр байлыкны кайдан алыйм, əти? — дигəн малае.

— Аның Өчен байлык кирəкми, Һəр авылда танышларың, дусларың булсын, — дигəн атасы.

Суны каян ала?

Су тегермəнле авылда яшəҮче ике агай, ерак сəфəргə чыккач, Җил тегермəне яныннан Үтəлəр икəн.

— əй дим, бу тегермəн ничек эшли икəн? — дип сораган бер — Ник, Җил тегермəне бит ул.

— Җил тегермəне икəнен Үзем дə белəм, суны кая ала икəн?

Саранның Җавабы

Саран кеше кунакка баргач, чəй салучы əби моннан сорый икəн:

— Чəйне куе эчəсеңме, сыекмы? — дип.

Саран дӨресен əйткəн:

— Үзебездə сыек эчкəгəндер, кешедə куесын эчəсе килə, — дигəн.

(Мəзəклəр тҮбəндəге китаптан алынды: Туган тел мəзəклəре. Җыючы Һəм əдəби эшкəртҮче Г.Бəширов. — Казан: Тат. кит. нəшр., 1995.)

* * *

Ш.Галиев.

Хикмəтле сҮзлəр

• Акыллы кеше картайгач та матур кала.

• Үткəн кӨннəрнең тӨннəре дə якты.

• Карт йӨрəккə шатлык та авыр.

• Яшьлəргə — романтизм,

Картларга — ревматизм.

• Яшьлекнең грамматик ялгышлары картлыкта драматик язмышка əйлəнə…

• Авыру башта йога, Аннары — ега.

* * * * * *

• Мактауны халык алдында əйтсеннəр, Тəнкыйтьне — колагыма…

• Ашауны урынбасарга тапшырмыйлар.

•ТҮрəнең тӨшкəнен генə сҮгəлəр.

• Яратабыз да инде Үзебезне яратканнарны!

* * * * * *

• Эчкəн кеше башы белəн йӨри, аяклары белəн уйлый.

• Җиде кат Үлчə, бер кат та… эчмə!

• Буш вакыттан буш шешəлəр генə калган…

• Башта ава шешəлəр, аннан ава кешелəр.

* * * * * *

• Гайбəтне бушлай бирəлəр, əмма кыйммəткə тӨшə…

• Бердəнбер яхшы ягы шул: начарлыгын яшерми.

* * * * * *

• Язның беренче карлыгачлары — кара каргалар килде.

• Язын бар йӨрəклəр дə бер яшьтə.

* * * * * *

• Сəгать əкрен йӨри, вакыт тиз уза.

• Мəңгелек утны да мизгел кабыза.

• Сəгатең алга китсə, Үзең артка калырсың.

• Иң тиз туйдыра торган эш — ял…

* * * * * *

• Яратмаган кеше белəн яраткан эшне дə эшлəп булмый…

• Ашауда ялкаулар юк.

• Ел авыр булса да, юлчылар бетми.

• Чор нинди — Җыр шундый!

• Беренче булырга кҮнекте исə, кеше икенче урынга кала.

• Суын алмаган кое тизрəк корый.

* * * * * *

• Акбур белəн кара фикер дə язып була.

• Югары белемне кҮплəр ала, тирəн белемне кемнəр ала?

• Акыл теше ахмакка да чыга.

• Башы тулы цифр: гел нольлəр дə нольлəр.

* * * * * *

• Баласызлар бакчага чəчəк утырта, балалылар бəрəңге тутыра.

• əти-əнине дə аңлый башладык, Үзлəре генə юк.

• Оныклар бабайны яшəртə.

• Бала чагың — баллы чагың.

* * * * * *

• Мода — хатын-кыз дигəн кибетнең витринасы…

• Кошелегыңны югалтсаң да, кешелегеңне югалтма.

Татар поэзиясеннəн Үрнəклəр.