Тыңлаучыларны тапканга сөенеп, Квазир Игдрасиль корычагачы, Асгард һәм аның затлы сарайлары, аллалар һәм албастылар, норналар турында сөйләп китә.
— Бу кәрлә чыннан да күп нәрсә белә, — дип шыпырт кына әйтә Фйаляр абыйсына. — Аның каныннан безне дә акыллы итәрлек эчемлек ясарга була.
— Син хаклы, — ди Галяр.
Квазир үзенең сөйләвен дәвам иткәндә, бертуган гномнар аны һәлак итәләр. Шуннан соң аның канын бал белән бутап, ике чүлмәккә һәм казанга тутыралар. Бу кушылмадан ясалган эчемлекнең искиткеч үзенчәлеге була: моны эчеп караган һәрбер кеше оста шагыйрьгә әйләнә. Шуның өчен бу эчемлек “поэтик бал” дип атала торган була.
Аллаларның үч алуыннан куркып, гномнар җинаятен яшерәләр. Алар шундый гайбәт тараталар: янәсе кәрлә үзенең акылыннан тончыгып үлгән, чөнки дөньяда акылы белән уртаклашыр кеше булмаган имеш. Әмма Квазирның үлеме сер булып озак ятмый. Озакламый гномнарга албасты Гиллинг кунакка килә, һәм алар аңа “поэтик бал” белән мактанудан тыелып кала алмыйлар.
— Бирегез миңа да балны кабып карарга, — дип сорый албасты.
— Юк, — диләр абыйлар. — Бу бал кыйммәт, без аны бушлай бирергә теләмибез.
— Яхшы, мин аның өчен күп итеп алтын бирәм, — ди Гиллинг.
Албасты инде китәргә җыенганда, гномнар үкенәләр, һәм аларның серен ачар дип куркып, аны да үтерергә телиләр.
— Тукта әле, — диләр гномнар. — Без бүген көймәдә йөзмәкче идек. Әйдә безнең белән.
Гиллинг бик теләп ризалаша, ә туганнар, аның йөзә алмавын белеп, тирән җиргә йөзеп киләләр дә, көймәне әйләндерәләр. Шулай итеп албасты суга бата.
Фйаляр белән Галяр яхшы йөзә беләләр иде һәм алар уңышлы гына яр буена йөзеп киләләр. Әмма монда аларны Гиллингның өлкән улы Гуттунг көтеп тора. Тау башында басып торып, ул гномнарның әтисен үтергәнен күргән, хәзер үч алырга җыена иде.
— Сез кунагыгыз үлгән кебек вафат булачаксыз! — дип кычкыра ул ачулы итеп. — Мин икегезне дә кыяга бәйләп куям. Сезне я диңгез йотачак, я кояш ташка әйләндерәчәк.
— Кызган! — дип ялвара башлый туганнар. — Безнең гомер өчен без сиңа аллаларда да булмаган “поэтик балны” бирербез. Бер йотым белән син искиткеч шагыйрьгә әйләнәчәксең.
– Әгәр сезнең чыннан да шундый бал бар икән, мин аны әтинең үлеме өчен йолым итеп кабул итәргә әзер, — ди Гуттунг. Әмма сез аны миңа соңгы тамчысына хәтле бирергә һәм аны ничек ясаганыгызны әйтеп бирергә тиеш.
Гномнар ирекле-ирексез аның шартларын кабул итәләр. Гуттунг, “поэтик бал”ны алып, өенә кайтып китә. Монда ул аны граниттан булган тирән тау куышына яшерә, ә керү урыны янына кызын Гунледны утырта.
Гуттунг һәм аның кызыннан Квазир үлеме һәм “поэтик бал” турында әкренләп бөтен албастылар белә. Ә тагын берничә көннән соң Одинның козгыннары һәм бүреләре бу хәбәрне Асгардка җиткерәләр.
Один шундук Фйаляр белән Галярга җәза бирергә боера, ә үзе шул вакытта “поэтик бал”ны Вальгаллага алып килергә була.
Ярлы юлчы киемен киеп, ул озак итеп Йотунхейм аша бара. Берзаман зур болын күрә, ә анда тугыз албасты печән чаба. Бу Гуттунг энесе Баугиның хезмәтчеләре була. Один күреп ала: иртәнге вакытка карамастан, алар шабыр тиргә баткан булалар.
— Ни өчен сез шулай нык ардыгыз? — дип сорый ул. — Сезнең эшегез катлаулы түгел бит.
— Безнең чалгыларыбыз бик кыршылган, — дип җавап бирә аңа албастыларның берсе, — без инде күптән бу болындагы печәнне чабып бетерер идек.
— Мин сезгә булыша алам, — ди Один, куеныннан кайрак таш чыгарып. — Менә карагыз! Бу таш белән сезнең чалгыларны аз гына ышкысак, алар тагын үткен булачак.
— Бир аны миңа! — дип кычкыра бер албасты.
— Юк, миңа! — дип каршы килә икенчесе.
— Юк, миңа! Юк, миңа! Юк, миңа! — дип кычкыралар калган печән чабучылар бертавыштан.
— Бу таш иң җитезенә булсын, — дип Один бөтен көченә ташны өскә ыргыта.
Албастылар аны тотарга ташланалар, аннары ташны бер-берсеннән тартып алырга тырышалар, соңыннан, чалгыларын кулланып, бер-берсе белән сугышып бетәләр. Гримтурсеннар шундый ярсулы сугышалар, ун минут та үтми, алар инде җирдә үле килеш яталар.
Көндез болынга Бауги килә дә, үлгән хезмәтчеләрен күреп, башына тотына.
— Нинди кайгы! — ди ул. — Кем хәзер печән чабачак һәм иген урачак? Каян табыйм мин яңа эшчеләрне?
— Борчылма, — ди Асларның өлкәне, аның янына килеп. — Әгәр теләсәң, мин сиңа җәй буе хезмәт итәрмен, һәм берүзем тугыз эшче кебек эшләрмен.
Албасты гаҗәпләнеп Одинга карый.
— Син шундый кечкенә һәм минем эшчеләремне алмаштырырга телисең? — дип сорый ул. — Исемең ничек соң синең?
— Минем исемем Больверк, — ди дөнья хөкемдары. — Кечкенә булсам да, әйткән сүземне үтиячәкмен.