— Эшең өчен нәрсә телисең? — дип сорый Бауги икеләнеп.
— Синең абыеңда булган балның бер йотымын гына эчсәм иде, — ди Один.
— Мин сиңа моны өметли алмыйм, — ди албасты. — “Поэтик бал” Гуттунгныкы, һәм ул аны беркемгә дә эчәргә бирми.
— Алайса миңа аны алуда булышырга ант ит, — дип таләп итә Один.
— Ярый, — дип ризалаша албасты. — Мин сиңа ант итә алам. Үземнең дә күптән аны татып карыйсым килә. Балны алсак, без аны икебезгә бүлербез.
Шулай итеп килешәләр. Один Баугида көзгә кадәр кала һәм тугыз эшче кебек эшли. Ул болында печәнне чабып бетерә, басуда иген ура, ашлык суга һәм аны амбарга илтеп сала. Ниһаять агачлардан соңгы яфраклар коелгач, елгалар боз белән каплана башлагач, аллалар атасы, Гримтурсенга килеп, вәгъдәсен үтәвен сорый.
— Мин сиңа бик теләп булышыр идем, — ди Бауги, ләкин белмим ничек. Гуттунгның кызы Гунлед көн дә кич тә бал янында утыра һәм беркемне дә аңа китертми.
— Башта мине бал яшерелгән урынга алып бар, — ди Один, — анда инде мин үзем дә аны ничек алырга уйлап табармын.
Бауги теләмичә генә ризалаша да, Одинны тау куышына алып китә. Аны бөтен яктан җентекләп карап, Один алдан әзерләп куйган борауны чыгара да, Баугига сузып әйтә:
— Тау куышына алдан керә алмасак, арттан керик. Борауны ал да, бал саклана торган җирдән тауның кире ягында тишек яса.
— Шундый кечкенә ярыкка ничек керәбез? — гаҗәпсенеп сорый Гримтурсен.
— Син аны башта яса, анныры күрербез, — ди Асларның өлкәне.
Албасты шикләнеп кенә эшкә керешә, әмма аны алдарга мөмкинлек уе аның башыннан чыкмый. Һәм ул хәйлә корырга була.
— Мин инде тауны үтәли тиштем, Больверк, — ди ул бераз вакыт үткәч, — балны чыгара аласың.
Один нык итеп ярыкка өрә, һәм аннаң ком белән вак ташлар килеп чыгалар.
— Юк, син әле тау куышына хәтле барып җитмәгәнсең, — ди ул, — юкса бу чүп тышка түгел, эчкә төшәр иде.
Үзенең элекке хезмәтчесенең зирәклегенә гаҗәпләнеп, Бауги тагын борауны алып, бу юлы эшен ахырына җиткерә.
– Әзер! — ди ул, — хәзер теләсә күпме өрә аласың.
Аллалар атасы өрә дә, албастының хак сүз әйткәненә инана.
— Ничек син балны алырга җыенасың, Больверк? — дип сорый Бауги.
– Ә менә ничек, — ди Один, һәм, суалчанга әйләнеп, елт итеп ярыкка кереп китә.
Албасты аны алдаганнарын аңлый. Ул борауны алып, суалчанны чәнчеп тишәргә маташа, ләкин теге инде тау куышына барып җитеп, җиргә төшә.
Ниндидер кыштырдау ишетеп, тау куышы алдында утырган Гунлед шундук торып баса да бөтеп почмакларны карап чыга.
— Нинди җирәнеч суалчан! — дип кычкырып җибәрә ул. Аны таптыйм дигәндә генә, суалчан аның алдында бик матур егеткә әйләнә.
— Кем син? — дип сорый гаҗәпкә калган кыз.
— Туган җиремдә мине Больверк дип йөртәләр иде, — дип җавап бирә Один. — Хәзергә сау бул, Гунлед. Мин сезгә үтеп барышлый гына кердем, һәм миңа юлны дәвам итәргә кирәк.
— Кал минем белән, чибәр егет! — ди кыз, кунакка сокланып карап. — Син шундый матур, сиңа карап, бөтен нәрсәне онытасың. Китмә, мин сиңа ни телисең, шуны бирермен.
— Мин синең белән өч көн генә була алам, Гунлед, — ди аллалар атасы. — Һәм шул өч көн эчендә син миңа әтиеңдә булган теге эчемлектән өч йотым эчертергә тиеш.
— Ярый, Больверк, — ди кыз. — Әти моның өчен мине каты ачуланачак, ә өч көн — ул бары тик өч көн генә, әмма бер минут бәхет өчен дә күпне бирергә була. Син теләгәнчә булсын.
Один билгеләгән вакыт тиз үтә. Өч көннән соң дүртенче көнгә Гунлед Асны бал савытлары янына алып килә дә болай ди:
— Кызганычка каршы, синең белән хушлашырга туры килә, Больверк, ләкин мин сүз бирдем һәм сине тоткарламыйм. Өч йотым бал эч тә, саубуллашабыз.
“Поэтик бал” ике чүлмәктә һәм казанда саклана. Бер йотым белән Один бер чүлмәкне, икенче йотым белән — икенчесен, өченчесе белән казандагы балны эчеп бетерә.
— Сау бул, Гунлед, кунакчыллык өчен рәхмәт, — дип әйтә дә, бөркеткә әйләнеп, тау куышыннан очып китә.
— Сау бул, Больверк, — ди яшь аралаш кыз. — Сине аннары гомер буе сагынсын өчен генә килдеңмени син?
Шул вакытта тау куышына тиз генә Гуттунг йөгереп керә. Өенә кайтышлый ул Одинның чыгып очканын күрә һәм шикләнә башлый.
— Бал кайда? — дип сорый ул кызыннан.
Гунлед эндәшмичә генә аңа буш савытларга күрсәтә.
Албасты, эченнән генә сүгенеп, бөркет тиресен кия дә, Ас артыннан китә.
Один эчкән бал аңа очарга комачаулый, һәм ул Мидгардка җиткәндә, Гуттунг аны куып җитә башлый. Шунда, албасты аны куып тотмасын дип, Один балның бер өлешен җиргә төкерә, һәм, канатларын кызу-кызу талпындырып, Асгардка җитә. Монда ул балны зур алтын савытка тутыра һәм аны улына, шагыйрьләр алласы Брагига тапшыра.