— Тукта, тукта, кая киттең?! — дип кычкыра албасты.
Әмма аның аты инде урманга кереп югалган бия артыннан чабып киткән була.
Аллалар көне буе Асгард стеналары янында баһадирны көтәләр, ләкин ул килми. Фрейя тагын елый иде, әмма бу юлы инде шатлыктан, башка Асларның да күңеле күтәренке иде.
Икенче көн үткәндә генә, шат күңелле һәм канәгать Суль күк йөзе буйлап сәяхәтен тәмамлаганда гына, аллалар Гримтурсенны күрәләр.
Арып-алҗап беткән һәм атсыз калган баһадир, ләгънәтләрен укып, Асгардка ачулы бара иде.
— Сез мине алдадыгыз! — дип кычкыра ул ерактан ук.
— Сез антыгызны боздыгыз! Сез Йотунхеймга мине атсыз калдырырга, дип бия җибәрдегез.
Аслар, моны Локиның кыланышы икәнен сизеп, дәшмичә калалар.
— Бирегез миңа Фрейяны! — дип кычкыра албасты, үзе салган стеналарга суга-суга. — Миңа ай белән кояшны бирегез, яисә ялганыгыз өчен үкенәчәксез.
Бу сүзләр белән ул, бер таш ала да аллаларга ыргыта. Тегеләргә чак кына тими кала. Таш, алар өстеннән очып, Хеймдалль сарае түбәсенә тия һәм берничә чирәпне бәреп төшерә.
— Тор! — дип кычкыралар Аслар бертавыштан.
Озак һәм көчле итеп күк күкрәве аларга җавап иде, һәм кинәт күк йөзендә җирән сакаллы баһадир сыны пәйда була.
— Ни күрәм мин? Гримтурсен Асгардта?! — дип кычкырып җибәрә күк күкрәү алласы, һәм Аслардан нәрсә булганын да сорамыйча, тиз генә аңа чүкечен ыргыта.
Аллаларга икенче ташын атарга әзерләнеп торган албасты, һуштан язып егыла.
Асгардның стеналарын озакламый Аллалар үзләре төзеп бетерә, ләкин әле озак вакытлар аларның күңеле төшенке иде. Норналарның юраулары чынга аша иде. Аслар антын боздылар, һәм моның нинди нәтиҗәгә китерүен алар бик яхшы белә иде.
Свадильфариның аты эзсез югала, һәм беркем дә аның кайда икәнен белми. Локига килгәндә, ул, биягә әверелеп, Свадильфари атын үзе артыннан ияртә. Ашык-пошыктан үзен сихерләп, бер ел үз кыяфәтенә кайталмыйча йөри, хәтта колын да тудыра. Бу колын сигез аяклы булып туа һәм аңа Слейпнир дип исем бирәләр. Аны Один үзенә ала һәм аңа атланып йөри.
Идунны урлау
Озакламый, Локи үзенә элекке кыяфәтен кире кайтаргач; ул, Один һәм Нйодр дөнья буйлап сәяхәткә китәләр. Алар кыргый тауларга барып керәләр һәм берничә көн эчендә бернинди кеше яисә җәнлек очратмыйлар. Дөнья башлыгы азыкка мохтаҗ түгел иде һәм армый-талмый баруын дәвам итә бирә. Әмма аның юлдашлары ачлыктан һәм алҗудан аякларын көчкә сөйри иде. Бишенче көнгә генә аллаларга кыргый үгезләр көтүе очрый, һәм Один берсен сөңгесе белән чәнчеп суя. Аслар, сөенеп, учак ягарга ашыгалар һәм үгез итен утта пешерә башлыйлар. Бер сәгать үтә, ике, өч, дүрт; Локи белән Нйодр утка һаман да чыбык-чабыклар атып торалар, әмма үгез ите пешмәгән килеш кала бирә. Кинәт Аслар бер көлү тавышы яңгыравын ишетәләр. Алар өскә карыйлар һәм югарыда зур кара бөркетне күрәләр.
— Син нигә көләсең? — дип сорый аннан Один. — Әллә синме берәр тылсым белән безгә төшке аш хәзерләргә комачаулыйсың?
– Әйе, Один, — дип җавап бирә бөркет кеше тавышы белән. Әгәр сез бу үгез итен минем белән бүлешергә сүз бирсәгез, шунда аны пешерә алырсыз.
— Ярый, бу үгезнең чирек өлешен алырсын, — ди Один.
– Әйе, без сиңа чирек өлешен бирербез, — дип раслыйлар Локи белән Нйодр.
Алар бу сүзләрен әйтеп бетерергә дә өлгерми, ит шундук пешә башлый, һәм озакламый әзер була.
Аллалар, учакны сүндереп, аннан үгез түшкәсен алалар һәм, аны кисәкләргә бүлеп, бөркеткә үзенең өлешен алырга тәкъдим итәләр. Теге, озак көттермичә, аска очып төшеп, җитез генә ит кисәкләренең иң яхшысын һәм майлысын йота башлый.
Моны күреп, Локи, ачу белән калын таяк алып, әдәпсез кошка сукмакчы була, әмма бөркет читкә тайпыла һәм аны нык, үткен тырнаклары белән тотып ала. Шул мизгелдә таякның икенче ягы Локиның кулларына ябышкан кебек була, һәм ул аннан арынырга маташканда, бөркет, Локины үзе белән ияртеп, күккә оча.
— Тукта, тукта, кая киттең? — дип кычкыра куркуыннан Локи. — Төш хәзер үк, үтенәм!
Бөркет, тыңлаган кебек, җиргә чак кына тимичә, Локины куаклар һәм ташлардан сөйрәп, очып китә.
— Ай, нишлисең? — тагын да ныграк кычкырып җибәрә Локи. — Тукта, кулларым өзелә бит инде хәзер!
— Иң элек минем теләсә нинди теләгемне үтәргә ант ит, — дип җавап бирә бөркет, очуын дәвам итеп.
— Ярый, үтәрмен, ант итәм! — ди Локи! — Тукта гына!
— Яхшы, — дип көлеп куя бөркет.
Ул таякны җибәрә дә, Локи җиргә барып төшә.