Мйольнирны урлау
Өч елдан артык Тор, Мидгардның көнчыгыш чикләрендә, албастыларның һөҗүмен кире кайтарып, сугышып йөри. Гримтурсеннар сугышчан һәм күп санлы булалар, әмма күк күкрәү алласы, болытлардан өстә әле монда, әле тегендә барлыкка килеп, үзенең куркыныч чүкече белән аларны бер-бер артлы тар-мар итә. Ниһаять, дәһшәтле Ас белән сугышта арып, баһадирлар чигенәләр һәм кире Йотунхеймга китәләр. Анда алар көч җыеп, кешеләр иленә тагын һөҗүм ясарга уйлыйлар.
Хәзер инде тыныч кына ял итәргә уйлаган Тор, кәҗәләрен арбасыннан туара да һәм аларны күрше урманга көтүгә җибәрә. Ә үзе җиргә сузылып ятып һәм Мйольнирны үз янына куеп, каты йокыга китә. Таң атканда уянып, күк күкрәү алласы шундук чүкечен алырга сузыла, ләкин аның кулы берничә таш һәм чирәмнән башка берни сизми. Тор тиз генә сикереп баса һәм күзләрен уа: бөтен тирә-юньне карый — Мйольнир эссез югалган.
Асның ачуы көчле иде. Ул үзендә сакалын йолкый һәм шундый нык тапылдый, хәтта җир селкенә. Аннары арбасына Тангиост һәм Тангризнир кәҗәләрен җигеп, җилдәй Асгардка аллаларга үзенең югалтуы турында хәбәр итәргә чаптыра.
Әмма юлда Торга коралын югалту оят кебек тоела һәм ул Локига гына әйтергә була.
Торны тыңлагач, Локи башын селкеп куя һәм болай ди:
— Синең чүкечеңне албастылар гына урлый алган, димәк аларда эзләргә кирәк. Киттек Фрейяга, аннан лачын киемен сорарбыз. Мин Йотунхеймга барам һәм анда Мйольнирның кайда икәнен белермен.
— Син хаклы, — дип ризалаша Тор. — Киттек Фрейяга.
Аслар Нйодрның гүзәл кызы сараена юнәләләр.
– Әгәр ул алтыннан һәм көмештән ясалган булса да, мин аны сезгә кызганмыйча бирер идем, — ди мәхәббәт алиһәсе, лачын киемен алып чыгып.
Локи аны үзенә бөркәнеп, диңгез аша албастылар иленә очып китә. Беренче булып ул Йотунхеймның күренекле һәм бай князьләренең берсе — Тримны очрата. Ул биек тау түбәсендә утыра иде һәм югарыда очкан лачынны күреп, моның Асларның берсе икәнен аңлый.
— Аллалар илендә эшләр ничек бара? — дип сорый ул.
— Бик әйбәт түгел, Трим, — дип җавап бирә Локи. — Торның чүкече югалды. Белмисеңме аны кем алганын һәм кайдалыгын?
— Ха-ха-ха! — дип кычкырп көлеп җибәрә Трим. — Миңамы белмәскә, мин бит аны урладым! Минем Торны ул йоклаганда үтерергә мөмкинлегем бар иде, Аслар белән талашасым килми. Мин аларга Мйольнирны кайтарырга әзер, әгәр алар миңа кияүгә гүзәл Фрейяны бирсәләр. Ә аллалар белән туганлашкач, мин алар тарафына күчәргә риза булырмын.
— Кая качырдың соң син чүкечне? — дип соравын дәвам итә Локи.
— Чүкеч, Локи? — дип тагын көлеп җибәрә Трим, тавышы буенча Локины танып. — Чүкеч бик тирәндә җир астында ята, һәм син аны хәйләкәр булсаң да, ала алмассың.
Үзенә бар кирәкле әйберләрне белеп, Локи ук кебек Асгардка очып китә.
— Чүкеч Тримда, һәм ул аны бирмиячәк, үзенә хатынга Фрейяны сорый, — ди ул аны көтеп торган Торга.
Моны ишетүгә күк күкрәү алласы мәхәббәт алиһәсенә китә.
— Фрейя, тизрәк җыен һәм Тримга бар! Син аңа кияүгә чыгарга тиеш, юкса ул миңа чүкечемне кайтармыячак, — ди Тор.
Торның бу сүзләрен ишетүгә мәрхәмәтле һәм сабыр Фрейяның беренче тапкыр ачуы килә һәм ярсуыннан затлы муенсасын — Бризингаменны өзеп ташлый.
— Дәшмә, Тор, һәм күземнән югал! — дип кычкыра ул. — Мин беркайчан да Йотунхеймга бармыйм һәм албастыга кияүгә чыкмыйм, бөтен аллалар ялварса да. Син үзең чүкечеңне йоклап югалттыргансың, үзең аны тап.
Башын түбән иеп, Тор Фрейядан чыгып, кире Локига китә.
— Киңәш бир, Локи, нишләргә! — дип ялвара ул.
— Безгә аллаларны җыеп, аларга нәрсә булганын сөйләргә кирәк, — ди Локи. — Бәлки бергә без берәр нәрсә уйлап табарбыз.
Тор теләмичә генә ризалаша һәм Асларны җыярга китә. Мйольнирның югалганы һәм Тримның таләпләре турында белеп, аллалар гаҗәпкә кала. Алар озак киңәшләшәләр, ләкин берни дә уйлап тапмыйлар. Ниһаять зирәк Хеймдалль, салават күперенең тугры сакчысы, үзенең урыныннан торып баса да болай ди:
– Әйдәгез Торга хатын-кыз күлмәге кидертеп, аны Фрейя дип Тримга җибәрәбез. Бәлки ул аннан үзенең чүкечен кире кайтара алыр.
— Ләкин Трим ялганны шундук беләчәк, — дип Вали аңа каршы килә.
— Юк, — ди Хеймдалль, — ул бернәрсә ди белмиячәк. Тримның беркайчан да Фрейяны күргәне юк һәм аның нинди икәнен белми. Торга, аякларын каплар өчен, озынрак күлмәк кидертербез, фата белән йөзен капларбыз, ә башына яулык бәйләрбез. Албастыләр һичбер вакытта алар алдында Тор икәнлеген сизенмәс.