Мәкерле алланың сүзләре бушка китми. Эгил, аның хатыны һәм кызы Торның әмерен төгәл үтиләр, ләкин җелекне татып карарга теләгән Тиальфи бер сөякне пычагы белән яра. Иртә белән Тор, кәҗә тиреләре янына килә һәм аларга чүкече белән кагыла. Ике кәҗә дә, бернәрсә булмагандай, аякларына торып басалар. Ләкин берсе арткы аягына бераз аксый иде.
Моны күреп Тор, крестьяннарның берсе аның әмерен бозган икәнлеген аңлый, һәм аның кашлары астыннан яшен ялтырап китә. Ул инде тыңламаучыны үтерергә дип Мйольнирны ала, әмма Эгилның гаиләсе ялварып, Тиальфины гафу итүен сорыйлар. Тор, крестьяннарның күз яшьләрен күреп һәм ялваруларын ишеткәч, аның ачуы бетә. Ул аларга җәза бирмәскә була, ләкин Эгилдан үзенә хезмәткә балаларын сорый. Эгил сөенеп ризалаша.
Кәҗәнең аягы төзәлеп бетмичә, арбада йөрүне дәвам итеп булмый иде, шуңа күрә Тор Тангиост белән Тангризнирны Эгилда калдыра. Ә үзе Локи һәм яңа хезмәтчеләре белән җәяү китә.
Җирне албастылар иленнән аерып тора торган зур диңгезнең яр буена җитеп, юлчылар, көймә ясап, көнчыгышка таба йөзеп китәләр. Берничә көннән соң таң атканда алар уңышлы гына Йотунхеймның яр буена килеп туктыйлар. Монда алар тагын җәяү китәләр һәм озакламый куе урманга барып җитәләр. Бер көн буе йөриләр анда, әмма урманның очы-кырые күренми. Кич җитә, Тор ялан җирдә йокларга туры килер, дип уйлый, әмма бер өйгә очрый. Бу өйнең өч стенасы һәм түшәме генә бар иде. Әмма юлчылар бик арган булалар, шуңа күрә моңа игътибар итмиләр. Тиз генә ашап алалар да йокыга яталар.
Төнлә кинәт күк күкрәгән тавышлар ишетелә, һәм өй селкенеп куя. Тор чүкечен ала, ә аның юлдашлары качар урын эзли башлыйлар. Ниһаять өйнең бер стенасында алар бер төзелмә табалар һәм шунда куркудан качып посалар. Ә Тор чүкече белән сакта төне буе тора. Иртә белән ул урамга чыга һәм ерак түгел бер йоклап ятучы албастыны күрә. Аның гырлавыннан җир селкенә. Тор көч арттыра торган тылсымлы билбавын кия һәм албастыга чүкечен атмакчы була, ләкин теге уяна һәм торып баса. Ул шундый зур һәм куркыныч була, Тор хәтта үзенең коралын кулланмаска була, ә бары тик баһадирның исемен генә сорый.
— Минем исемем Скримир, — дип җавап бирә теге. — Ә синең исемеңне сорыйсы да түгел инде: син, әлбәттә, Тор. Тукта әле, минем бияләем кая китте соң әле?
Тор күреп ала: алар кунган өй зур бияләй икән, ә юлчылар качкан төзелмә бияләйнең баш бармагы булып чыга.
— Кая барасын, Тор? — дип сорый Скримир.
— Минем Утгард патшалыгына барып кайтасым килә, — дип җавап бирә күк күкрәү алласы.
— Болай булгач, әйдәгез ашап алыйк, — ди албасты, — аннары, каршы килмәсәң, бергә барырбыз. Мин шул якка барам.
Тор ризалаша. Скримир җиргә утыра, сумкасын чишә һәм тыныч кына ашарга керешә. Моны күреп, сәяхәтчеләр дә шулай эшли. Ашаудан соң баһадир болай ди:
— Бирегез монда сумкагызны, үземнеке белән тотып алып барам.
Тор каршы килми. Скримир аның сумкасын үзенекенә сала, каешлар белән бәйли, аркасына сала да юлга кузгала. Ул шундый зур адымнар ясый, Тор һәм аның юлдашлары көчкә аның артыннан җитешәләр. Скримир кич җиткәч кенә туктый. Сумкасын салып ташлап, ул ашыкмыйча гына зур имән астына ята.
— Мин шундый ардым, — ди албасты, — ашыйсым да килми. Теләсәгез, сумканы чишеп, аннан нәрсә кирәк, шуны алыгыз.
Бу сүзләр белән Скримир шунда ук йокыга китә һәм бик каты гырлый башлый. Тор баһадирның сумкасын ачмакчы була. Ләкин бар көченә карамастан, ул каешларны чишә алмый. Бер сәгать буе ач Тор азаплана, тиргә бата, әмма тырышуы файдасыз була. Шуннан соң ул ярсулана һәм Скримир янына килеп, башына чүкеч белән суга. Скримир күзләрен аз гына ача да һәм тыныч кына әйтә:
– Әллә миңа агачтан яфрак төште инде… Тор, ашадыгызмы инде? Алай булса, йокларга ятыгыз. Иртәгә безне озын юл көтә, — ди.
Һәм ул тагын гырларга тотына. Тор, Локи, Тиальфи һәм Ресква янәшәдәге агач астына яталар, әмма йоклый алмыйлар. Күк күкрәү алласы ярсып котырынган иде. Төн уртасында ул тора да, тагын Скримир янына килә һәм селтәнеп, чүкече белән Скримирның баш түбәсенә китереп суга. Ул чүкечнең албасты башына тирән үтеп кергәнен сизә, ләкин теге киерелә, авызын ачып ала һәм йокылы тавыш белән болай ди:
— Миңа нәрсәдер төште, имән чикләвегедер. Син йокламыйсыңмы, Тор? Торыр вакыт җиттемени инде? Караңгы бит әле, — ди.
— Иртәнгә хәтле озак әле, — ди Тор. — Тыныч кына йокла. Мин дә хәзер ятам.
Скримир тагын күзләрен йома, ә Тор, уңайсызланып, үзенең агачына китә. Гомерендә беренче тапкыр ул Мйольнирга каршы тора алган баһадирны күрә. Озакламый яктыра башлый, һәм Тор тагын бер тапкыр тырышып карарга була. Ул Скримирга әкрен генә килә дә һәм бар көченә чүкече белән чигәсенә суга. Бу юлы чүкеч сабына хәтле баһадирның башына кереп китә. Албасты уяна, чигәсен сыпырып ала да кычкырып җибәрә: