Шул ук вакытта җирдә Мундильфери дигән бер адәм яшәгән, һәм аның булган ди искитәрлек кызы белән малае. Мундильфери алар белән бик горурланган. Аллаларның нинди матур җисемнәр ясаганын белгәч, кызына — Суль, димәк “кояш”, ә улына Мани (“ай”) дип исем биргән.
“Барысы да белсеннәр, хәтта аллалар да минем балаларымнан гүзәлрәк әйбер ясый алмаслар” — дип уйлаган Мундильфери тәкәбберләнеп. Озакламый бу да аңа аз кебек тоелган. Якын бер авылда бик матур бер егет яшәгән. Аның йөзе шундый матур булган, әйтерсең иң якты йолдыз ялтыраган төсле. Шуңа да аның исеме Глен (“ялтырау”) булган. Мундильфери моның турында белеп, аны үз кызына өйләндермәкче булган: аларның балалары тагын да матуррак булсын, һәм башка барлык кешеләр аларга табынсын өчен. Тәкәббернең нияте аллаларга билгеле булган. Һәм ул кызын кияүгә бирәсе көнне аның алдында кинәт Один пәйда булган.
— Син бик горур, Мундильфери, хәтта аллаларга тиң булырга телисең, — дигән ул. Син кешеләрнең безгә түгел, ә синең балаларыңа һәм аларның балаларына баш игәнен телисең. Шуның өчен без сиңа җәза бирергә булдык. Моннан соң Суль һәм Мани, күктә ай белән кояшны йөртеп, үзләре кешеләргә хезмәт итәрләр. Шунда барысы да аларның матурлыгы аллалар ясаган әйберләрдән өстен тора микәнен күрерләр.
Кайгыдан таңга калган Мундильфери берни дә әйтә алмаган. Один, Суль белән Манины алып, алар белән күккә күтәрелгән. Анда аллалар Сульны ике ак ат белән җигелгән зур арбага утыртканнар. Шуның алгы урынына кояш беркетеп куелган булган, һәм Сульга көне буе күк буенча йөрергә, кичкә генә туктарга дип боерык биргәннәр. Ә Мани айны йөртергә тиеш булган. Шуннан бирле Мани белән Суль кешеләргә турылыклы хезмәт итәләр, җирне көндез һәм кич яктырталар. Басуларда икмәкләр өлгерә, бакчаларда җимешләр пешә. Элек караңгылыкның хөкем сөргәнен һәм бу әйберләрнең булмаган чакларны хәзер инде беркем дә хәтерләми.
Эльфлар һәм гномнар
Күктә кояш балкый башлаганнан соң, җирдәге тормыш күңеллерәк була башлаган. Кешеләр тыныч кына кырда эшләгән, барысы да канәгать булган, беркемнең дә башкалардан данлыклырак яки баерак буласы килмәгән. Шул чакларда аллалар, Асгардны калдырып, еш кына дөнья буйлап сәяхәт иткәннәр. Алар кешеләрне җир казырга һәм аннан руда алырга өйрәткәннәр. Шулай ук аларга тимерче сандалы, чүкеч, келәшчә ясап биргәннәр. Алар ярдәмендә инде башка эш кораллары да барлыкка килгән. Ул чакта сугышлар да, урлашулар да булмаган. Тауларда күп итеп алтын казып чыгара торган булганнар, әмма аны җыеп тупламаганнар, ә савыт-саба һәм башка кирәк-яраклар ясаганнар. Шуңа күрә ул чор “алтын гасыр” дип аталган.
Бервакыт Один, Вили һәм Ве, җирдә тимер рудасы эзләп казынганда, анда суалчаннар тапкан. Бу шыксыз тереклек ияләренә карап, аллалар уйга калалар:
— Нәрсә эшлибез без болар белән, туганнар? — дип сүз кузгаткан Ве. Без бөтен дөньяга халык утырттык. Бу суалчаннар беркемгә дә кирәк түгел. Бәлки аларны юк итәргәдер?
— Син ялгышасын, — дип каршы килә Один. Без җир өсте турында гына кайгырттык, ә асты турында оныттык. Әйдәгез алардан кечкенә кешеләр-гномнар яисә кара эльфлар ясыйбыз һәм аларга җир асты патшалыгы бирәбез. Ул патшалык Свартальфхейм яисә “Кара эльфлар иле” дип аталыр.
– Әгәр анда яшәү аларны туйдырса, һәм алар өскә, кояшка һәм яктылыкка чыгарга теләсә? — ди Вили.
— Курыкма, энекәш, — ди Один. Мин шулай эшлим: кояш нурлары аларны ташка әверелдерәчәк. Шулай итеп аларга гел җир астында гына яшәргә туры киләчәк.
— Мин синең белән риза, — дигән Ве. Әмма без җир асты турында гына түгел, һава турында да оныттык. Әйдәгез кайбер суалчаннарны — кара эльфларга яисә гномнарга, ә башкаларын — якты эльфларга әйләндерәбез һәм аларны һавага, җир белән Асгард арасына, Льесальфхеймга (“Якты эльфлар иле”) урнаштырабыз.
Калган аллалар моның белән килешә. Шулай итеп дөньяда эльфлар һәм гномнар һәм ике яңа ил: Свартальфхейм белән Льесальфхейм барлыкка киләләр.
Кара эльфлар яисә гномнар озакламый бик оста куллы җан ияләренә әйләнәләр. Асылташларны һәм металларны алардан да оста эшкәртүче булмагандыр. Хәтта аллалар да бу мәсьәлә буенча аларга мөрәҗәгать иткән.
Гномнар җир астында эшләсә, бу вакытта эльфлар җирнең өстендә хезмәт иткән. Алар иң матур һәм хуш исле чәчәкләр үстерергә өйрәнгәннәр. Шуннан бирле ел саен җирне тагын да ямьлерәк һәм матуррак булсын өчен бизиләр.