Ярсыган Тор өченче тапкыр эчәргә тотына. Ул шулай озак эчә, хәтта аның күз алдында әллә нәрсәләр күренә башлый. Әмма суны эчеп бетерә алмаса да, савытта су бик күп калмаган була.
– Җитәр, — ди Утгардалоки. — Син үзең дә күрәсең, бездә Асгардта кебек эчмиләр. Әйт әле, тагын нәрсәләр эшли беләсең?
— Мин сезгә үземнең көчемне күрсәтә алам, — ди Тор.
— Рәхим ит, — ди Утгардалоки. — Монда көчен сынап карарга теләүче яшьләр минем песине күтәреп карыйлар. Әлбәттә бу күңел ачу өлкәннәр өчен түгел. Ләкин синең ничек эчкәнеңе күргәч, син моны башкара алмассың, дип уйлыйм.
Шул минутта залга зур соры песи керә. Тор аны ике куллап күтәрмәкче була, ләкин ничек кенә тырышса да, песи урыныннан да кузгалмый, бары тик бер аягы гына күтәрелә.
— Мин шулай уйлаган идем аны, — дип көлеп җибәрә Утгардалоки. — Аңлашыла ки: песи зур, ә Тор кечкенә. Ничек күтәрсен ул шундый җәнлекне!
— Бәлки мин кечкенәдер дә, — дип кычкыра Тор ярсып, — ләкин мин сезнең буегызга карамастан, теләсә кем белән көрәшергә әзер.
— Безнең белән көрәшер алдыннан, — ди Утгардалоки, — мин сиңа башта көчеңне Элли исемле минем карт дая белән сынарга киңәш итәм. Әгәр син аны җиңсәң, мин сине андый ук көчсез түгел икәнлегеңне таныйм. Әгәр ул сине җиңсә, сиңа ир-атлар белән көрәшү турында уйларга да түгел.
Шуннан соң ул каты тавыш белән:
— Элли! Элли! — дип кычкыра.
Аның чакыруына залга какшаган һәм җыерчыкланып беткән карчык керә һәм аңа нәрсә кирәк, дип сорый.
— Минем кунагым белән көрәшүеңне телим, — дип җавап бирә Утгардалоки. — Ул көче белән мактана, сине җиңәр микән, шуны беләсе килә.
Тор Эллины тотып ала да аны екмакчы була. Ләкин теге егылмый, ә Торны шундый каты кыса, хәтта Асның тыны кысыла. Тор ныграк тырышкан саен, карчыкның көче арта. Кинәт ул Торга аяк чала, һәм моны көтмәгән Ас бер тезенә егыла.
Утгардалоки гаҗәпләнгән шикелле була, ләкин ул моны сиздерми һәм Торга болай ди:
– Үзең дә күрәсең, сиңа безнең белән көч сынарга мәгънәсе юк. Син минем замокта кала алмыйсың. Ләкин мин кунакчыл хуҗа һәм сезне ач килеш җибәрә алмыйм. Шуңа күрә сезне табынга чакырам.
Утгардалоки кунакларын бик яхшы сыйлый, ә аштан соң үзе аларны озата бара. Алар замоктан чыккач, болай дип сорый:
— Сәяхәтең белән канәгатьме, бездә ошадымы, Тор?
— Миңа сездә ошады, — ди Тор, — әмма сезнең илдә булу миңа канәгатьлек китерде, дип әйтә алмыйм. Минем бер сәяхәтемнең дә болай данлыксыз тәмамланганы юк иде әле.
– Ә мин синең мондый куәтле икәнеңне белмәгән идем, — ди Утгардалоки елмаеп. — Белгән булсам, замогыма кертмәс идем! Хәзер инде, сез аннан чыккач, мин сиңа серемне ача алам. Сезне алдадылар. Сезгә урманда очраган албасты Скримир — ул мин идем. Син минем сумкамны ача алмадың, чөнки аның биштәрләре тимер белән беркетелгән иде. Ә син миңа чүкеч белән сукканда, мин кыя таш кисәге белән капландым. Бәлки син синем замогымда өч чокырлы зур таш искәрткәнсеңдер. Ул синең сугудан калган эзләр. Локи бик тиз ашады, әмма аның ярышташы Логи — ут иде. Үзең беләсең, утны туйдырып булмый. Тиальфи — бик яхшы йөгерүче, ләкин ул Гугины узалмады, чөнки ул — уй. Уйдан да тизрәк йөгерүче юк. Син су эчкән савытның икенче ягы дөнья диңгезе белән тоташкан иде. Әлбәттә аны эчеп бетереп булмый. Ләкин син шундый күп суын эчтең, хәтта ул су чигенеше булган кебек саегып калды. Син песине түгел, ә Мидгард еланын күтәрдең. Ул бөтен дөньяны әйләндереп алган. Син аны шундый өскә күтәрдең, ул борыны һәм койрык очы белән генә җиргә кагыла иде. Иң авыр сынауны син карчык Элли белән көрәшкәндә үтәдең. Элли ул — картлык. Үзең беләсең, ул теләсә кайсы кешене ега, син бары бер тезгә генә егылдың. Хәзер, Тор, мин үзем синең көчеңдә инандым һәм сине бар күңелемнәм башка беркайчан да күрмәскә, дип өметләнәм. Сау бул!
Тор ярсуыннан чүкечен ала, әмма Утгардалоки кинәт юкка чыга. Аның белән замогы да юкка чыга. Аның урынында тигез, яшел чирәм белән капланган басу гына кала.
Шулай итеп Торның Утгард илендә маҗаралары тәмам була.
Торның Грунгнир белән көрәше
Тылсымлы Утгард патшалыгыннан кайткач, яшен алласы шунда ук көнчыгышка үзенең мәңгелек дошманнары — албастылар белән сугышырга китеп бара.
Тор юк чакта, Один, дөньяда нинди яңалыклар барлыгын белергә дип, Слейпнирга атланып, сәяхәткә барып кайтырга тели. Башта аллалар атасы җирне йөреп чыга һәм анда барысы да тыныч кына барганын күреп, үзенең сигез аяклы атын көнчыгышка юнәлтә. Болыттан болытка сикереп, Слейпнир Йотунхеймга тиз барып җитә һәм Ташлы Таулардан, рәхимсез һәм куәтле албасты Грунгнир биләмәләреннән чабып китә. Бу вакытта Грунгнир замогыннан чыккан була һәм югарыда канатлы алтын башлык кигән җайдакны күреп, шаккатудан күзләрен шар ача.