Аллалар әле һаман кырда Бальдрның зәгыйфьсезлеген сыныйлар иде. Бары тик сукыр Ход кына, абыйларыннан читтә, аларның ни эшләгәнен тыңлап, күңелсезләнеп басып тора иде.
— Нигә әле син яз алласына атмыйча торасың? — ди аңа Локи.
— Ник син миннән көләсең? Син бит минем сукыр икәнемне беләсең! — дип җавап бирә Ход.
— Бу сиңа калган Аслар шикелле яхшы сугышчы булырга комачауламый! — дип каршы килә Локи. — Алардан калышма, син дә атып җибәр. Менә, ал, — ди ул, сукырга чыпчык җилеменнән ясалган ук һәм җәя биреп, — ә мин сине Бальдрга таба борам.
Ход, Локиның явыз ниятен белмичә, җәягә ук куеп, алга таба атып җибәрә. Шул ук вакытта Бальдр кычкырып җибәрә һәм һәлак булып җиргә егыла. Ходның угы аның йөрәгенә үтеп керә.
Аслар бик кайгыралар, ә Локи куркудан калтырый башлый: ул Ход аны фаш итәчәк, дип курка. Ләкин теге өлгерми. Вали, ярсып, үзенең сукыр абыйсына ташлана һәм аны үтерә, кем аңа бу коралны биргәнен дә сорамыйча. Мәкерле Ас монда да җәзадан котыла.
Бальдрның җеназасына барлык Аслар һәм Ваннар, валькирияләр һәм эльфлар гына түгел, шулай ук күп кенә Йотунхейм албастылары дә килә. Хәтта аларга да, аяусыз Имир токымнарына һәм Асгард белән Мидгардның явыз дошманнарына да гомерендә беркемгә явызлык китермәгән зат кызганыч иде. Әмма аның өчен бигрәк тә Один белән Фригг кайгыралар иде.
Зур Гринггорни корабында җирләү учагы куелган иде. Учакка яз алласы һәм аның кайгыга чыдый алмаган һәм шул ук көнне үлгән хатыны Нана мәетләрен куялар. Аннары анда Бальдрның байларча бизәлгән айгырын да кертәләр. Ә Один улының бармагына Драупнир йөзеген кидерә һәм колагына берничә сүз пышылдый. Бу сүзләрне беркем ишетми, мөгаен, юаныч сүзләре булгандыр: норна Скульд Одинга юкка гына Бальдр үлеләр патшалыгында мәңге булмый, ди. Учакны яндырып җибәрергә һәм корабны суга төшерергә генә кала, әмма ул шундый авыр була, хәтта Тор да аны урыныннан кузгата алмый.
Моны күреп, бу тирәдә басып торган бер албасты болай ди:
— Бездә, Йотунхейм урманнарында хатын-кыз албасты Гироккин яши. Аның көче безнең илнең йөз көчле ирләрнекенә тиң. Аны монда чакырыгыз, ул сезгә булышыр.
Аллалар аның киңәшен кабул итә, һәм Гироккин алар чакыруына Асгардка бик зур соры бүрегә атланып килә.
Аны күрү белән, Тор чүкечен күтәрә, ләкин Один аны туктата.
– Әҗәл барысын килештерә, — ди ул. — Нигә сиңа булышырга теләүчене үтерергә?
— Йотунхеймда яшәүче берәүдән дә ярдәм сорамыячакмын, — ди яшен алласы, ләкин башка бәхәсләшми һәм Мйольнирны яшереп куя.
Гринггорни корабының борыныннан тотып, албасты хатын аны җиңел генә диңгезгә сөйрәп төшерә. Аслар учак кабызалар, һәм дөрләп янган кораб, җил белән дулкыннар буйлап йөзеп китә.
– Ә хәзер тыңлагыз мине, Аслар, — ди Фригг, күз яшьләрен сөртеп. — Кем Хельга барып, Бальдр өчен йолым түләргә батырчылык итсә, шул миннән теләсә нәрсә сорый ала. Бәлки Локиның кызы алтын яисә башка кыйммәтле әйберләр өчен минем улымны җибәрергә риза булыр.
— Мин барам, — ди Одинның кече улы Гермод. Аңа унсигез генә тулган иде әле. — Сезнең берәрегез миңа атын гына биреп торса иде.
— Минем Слейпнирны ал, — ди Один. Анда син Хельга тизрәк барып җитәрсең һәм безгә Бальдрдан хәбәрләр алып килерсең. Сиңа ашыгырга кирәк: шәүләләр теләсә кемнән тизрәк йөри.
Тугыз көн һәм төн ял итмичә Гермод җир асты юллары һәм Свартальфхейм тау куышлары буйлап чаба. Ниһаять Гиоль елгасына барып җитә. Бу елга аша нечкә алтын күпер салынган. Анда Хельның тугры хезмәтчесе хатын-кыз албасты Модгуд сакта тора.
— Кем син, егет? — дип сорый ул Гермодтан, теге Гиольның икенче ярына чыккач. — Кичә алтын күпер аша биш йөз сугышчы үтте, ләкин ул, син монда басып торган белән чагыштырганда, азрак тетрәнә иде. Һәм беркемдә дә үлеләр илендә минем мондый алсу битләр күргәнем юк.
– Әйе, Модгуд, — дип җавап бирә Гермод, — мин шәүлә түгел, ә аллалар илчесе һәм Хельга минем абыем Бальдр өчен йолым тәкъдим итәргә барам.
— Ике көн элек Бальдр минем яннан үтеп китте, батыр егет, — ди албасты хатын, — аны күрәсең килсә, төньякка бар. Анда, Нифльхейм астында безнең патшабикәбезнең сарае тора. Ләкин сак бул: кире ул сине җибәрмәс.
Гермод, җавап бирмичә, Модгуд күрсәткән якка таба чабып китә, һәм унынчы көн ахырына бөтен яктан тимер рәшәткә белән уратып алынган зур сарай күрә.
Егет аттан төшә, сигез аяклы айгырында ызманы кысыбрак бәйли, аннары яңадан атка утыра һәм тезгеннәрне тарта. Слейпнир кош кебек һавага күтәрелә һәм рәшәткә аша җайлы гына сикереп, Локи өлкән кызы сараеның ишек төбенә төшә.
Аллалар Хельны үлеләр шәүләсе белән хакимлек итәргә җибәргәнгә күп гасырлар үтә. Бу вакыт эчендә ул шундый зур һәм көчлегә әйләнә, хәтта Гермодның, аны күргәч, куркуыннан йөрәге кысыла. Хельның уң ягында, мактаулы урында — Бальдр, аның кырында — Нана һәм Ход, ә сул ягында Грунгнир, Гейрод һәм башка албасты князьләре утыра иде.