Әле яшь кенә Хель үзенең олы әнисеннән ике башка зур булган инде. Аның битенең һәм гәүдәсенең сул ягы кызыл төстә, ә уң ягы — кап-кара, әйтерсең мәңгелек төн иленең йолдызсыз күге. Елан Йормундгад, Ангрбоданың икенче кызы, әле үсеп өлгермәгән — озынлыгы илле адымнан да күп түгел — әмма аның авызыннан агу саркып тора, ә аның салкын ачык яшел күзләре аяусыз явызлык белән ялтырап тора. Апалары белән чагыштырганда, аларның энекәше Фенрир зарарсыз күренә иде. Буе аның бүренеке кебек, ягымлы һәм шаян ул аллаларга ошый, һәм алар аны үзләренә карата куркынычсыз дип саный.
Один, үзенең тәхетендә утырган килеш, игътибар белән бөтенесен карап чыга.
— Тыңла әле, Хель, — ди ул. Син шундый зур һәм көчле, без сиңа патшалык итәргә бер ил бирербез. Ул ил җир астында тирәндә, хәтта Свартальфхейм астында. Анда үлгәннәрнең, безнең белән Вальгаллада яшәргә лаек булмаганнарның җаннары тора. Шунда бар һәм башка беркайчан да җир йөзендә күренмә.
— Мин риза, — ди Хель, башын иеп.
— Син, Йормундгад, — дәвам итә Один, — дөнья диңгезенең төбендә торырсың. Анда синең өчен күп урын һәм азык булыр.
— Мин риза, — ди Йормундгад, бөтерелеп.
– Ә син, Фенрир, — ди Один, бүре баласына карап, безнең белән Асгардта калырсың һәм без сине үзебез тәрбияләрбез.
Фенрир берни дә әйтми: ул әле кечкенә, акылсыз һәм сөйләшә дә белми иде.
Шул ук көнне Хель үлеләр патшалыгына китә. Ул анда һаман да үлеләр җаннары белән идарә итә һәм үткен күзләре белән аларны иреккә чыкмасын, дип карап йөри.
Елан Йормундгад дөнья диңгезенең төбенә төшә. Ул анда үсә төшкәч, бөтен җирне уратып ала һәм башын үзенең койрыгына куя. Шуннан соң аны Мидгард еланы ягъни “Дөнья еланы” дип йөртә башлыйлар.
Фенрир ел буе Асгардта яши, әмма ул да сәгать саен үсә бара. Һәм озакламый шаян бүре баласыннан шундый албастыга әверелә ки, сугыш алласы Тюрдан башка беркем дә аның янына килергә батырчылык итми иде.
Шул вакытта Аслар Фенрирны бәйләп куярга булалар. Бер ай буе баш ватканнан соң, ниһаять Фенрирны тотып торырлык (алар уйлавынча) богау ясыйлар. Бу богау Лединг дип атала һәм дөньяда иң калыны булып санала. Аллалар моны бүре баласына алып киләләр дә әйтәләр:
— Син үстең инде, Фенрир. Сиңа үзеңнең көчеңне сынап карарга вакыт җитте. Менә бу богауны өзеп ташласаң, син безнең белән Асгардта яшәргә лаек.
Фенрир Ледингны җентекләп карый да әйтә:
— Яхшы, кидерегез муеныма богауны.
Канәгать Аслар, шундук аның теләген кабул итеп, аңа богау кидерәләр.
— Хәзер читкәрәк китеп торыгыз, — ди бүре баласы.
Шулай итеп Фенрир, бераз күтәрелеп, башын селкетеп ала да, һәм Лединг, шундук өзелеп, кисәкләргә тарала.
— Менә күрәсезме, мин сезнең белән яшәргә лаек, — дип әйтә Фенрир горур итеп.
– Әйе Фенрир, син безнең арабызда яшәргә лаек, — дип җавап бирәләр курыккан Аслар, бер-берсенә каранып. Һәм тизрәк икенче богау ясарга китәләр.
Бу юлы алар өч ай буе эшлиләр, һәм алар ясаган богау, Дромми, Ледингтан өч тапкыр калынрак булып чыга.
— Монысын инде ул өзә алмас, — дип шатланып Аслар богауны бүре баласына алып китәләр.
Әмма Фенрир аларны сәламләү нияте белән торгач, аллаларның сөенече шундук юкка чыга, чөнки бүре баласының сырты инде Вальгалла түбәсеннән калкып тора иде.
Дроммины күргәч, Фенрир аны, Ледингны караган кебек, игътибар белән карап чыга.
— Сезнең яңа богавыгыз элеккесеннән тагын да калынрак, әмма минем көчем дә артты һәм мин зур теләк белән аны сынап карыйм.
Һәм ул аллаларга муенын суза. Аслар аңа богау кидереп тә өлгерми, Фенрир башын бераз читкә боруы була, богау шундук өзелеп җиргә коела.
Коточкыч хәлдән гаҗәпкә калган аллалар янә киңәшмәгә җыелалар.
— Безгә өченче богауны ясаудан мәгънә юк, — диләр алар. Без аны ясаганчы, Фенрир тагын да зуррак үсәчәк һәм аны да шулай ук җиңел өзәчәк.
— Ярый, алайса гномнардан ярдәм сорыйк, — ди Один. Бәлки алар без булдырмаган әйберне җиренә җиткерерләр.
Шулай итеп Асларның хәбәр йөртүчесен Скирнирны Свартальфхеймга җибәрәләр.
Одинның йомышын ишеткәч, гномнар озак кына богауны кайсы металлдан ясарга микән дип киңәшләшәләр. Шуннан соң иң өлкәне әйтә:
— Без аны металлдан түгел, ә тауларның тамырларыннан, песи адымнарының тавышыннан, хатын-кызлар сакалыннан, кошларның төкерегеннән, балыкларның тавышыннан һәм аюларның сеңереннән ясарбыз һәм, минем уйлавымча, мондый богауны хәтта Фенрир да өзә алмас.