Синдри ризалаша. Ул — чүкечне, йөзекне һәм кабан дуңгызын, ә Локи чәчләрне, сөңгене һәм корабны ала да, икәү юлга чыгалар.
Берничә сәгатьтән соң алар Урд чишмәсенә киләләр. Аның янында аллалар хөкем чыгара торган булган. Локи белән Синдри бер калкулык башында Один, Фрейр һәм Торны күрәләр. Локи, алга чыгып, Одинга — Гунгнир сөңгесе, Фрейрга — “Скидбладнир” корабы, ә Торга — Сиф өчен алтын чәчләр бирә. Аннары аллалар каршына Синдри килә. Ул Локи белән бәхәстә булганын сөйли һәм Одинга — Драупнир йөзеге, Фрейрга — Гуллин-бурсти кабан дуңгызы, ә Торга — Мйольнир чүкече тапшыра. Аллалар озак киңәшләшми. Алар бердәм рәвештә Мйольнирны албастыларга каршы иң яхшы сугыш коралы дип игълан итәләр һәм шулай итеп Синдрины җиңүче итеп таныйлар.
— Башың белән саубуллаш, Локи, — ди гном канәгатьләнеп. Хәзер мин аны кисеп ташлыйм.
— Башта мине куып тот, ә моның өчен миннән тизрәк йөгерергә кирәк, — ди Локи көлеп.
Шулай дип Локи үзенең канатлы сандалларын киеп, җил кебек юк була.
— Бу дөрес түгел, — дип кычкыра Синдри. — Тот аны, Тор. Ул миңа башын оттырды һәм миңа аны бирергә тиеш.
Дөреслек Синдри ягында иде, һәм Тор Локиның артыннан куа китә. Локи ничек кенә тиз чапмасын, Тор аны куып тота. Ярты сәгать тә үтми, Тор Локины үзе артыннан өстерәп алып килә.
— Хәзер син миннән кача алмассың! — дип сөенеп кычкыра Синдри, качкынга таба пычак белән килеп.
— Тукта! — ди Локи. — Тукта! Мин сиңа башымны гына оттырдым, муенымны түгел. Син аңа тия алмыйсың.
Синдри туктап, уйланып кала. Ниһаять болай ди:
— Син бик хәйләкәр һәм башыңны коткарып калдың, чөнки муеныңа тимичә, мин башыңны кисә алмыйм. Ләкин син җәзасыз китмисең, хәзер мин синең ялган сөйләүче авызыңны тегеп куям, һәм син башка мактана алмассың.
Синдри Локиның авызын тегеп куя да, аллаларга рәхмәт әйтеп, кайтып китә. Озак та үтми, Локи азат ителә дә тагын такылдарга һәм мактанырга тотына.
Аллалар моның өчен аңа ачу тотмый. Ничек кенә булмасын, Локи аркасында Один — искиткеч йөзек, Фрейр — гаҗәп кабан, ә Тор — бердәнбер, албастыларны куркытып тора торган чүкечкә ия була.
Сиф та Локига үпкәләми. Локи рәхмәте белән дөньяда иң матур чәчләр анда иде.
Поэтик бал
Асгардтан көнбатышта борын заманнан ук куәтле һәм игелекле затлар Ваннар патшалыгы Ванахейм урнашкан. Бу затлар беркемгә дә зыян китерми. Ваннар үзләренең патшалыгыннан сирәк чыгалар һәм аларга кешеләр һәм албастылар белән очрашырга туры килми.
Аслар белән Ваннар озак еллар буе татулыкта яши. Ләкин Йотунхеймнан норналар килгәч, һәм бай чор тәмам булгач, Аслар күршеләренең байлыкларына көнчелек белән карыйлар һәм аларны талап алырга булалар.
Гномнардан Мйольнир алгач, Тор көнчыгышка албастылар белән сугышырга китә. Ә Один, өлкән улының Асгардка Гримтурсеннарны китертмәвен белеп, аллаларны җыя да Ванахеймга китә.
Ваннар аллалар каршына батырларча чыга, ә Один, аларга үзенең сокландыргыч сөңгесен атып, дөньяда беренче алтын аркасында үтерү кыла. Шулай итеп норналарның тагын бер алдан әйткән сүзе чынга аша: аллалар кан түгә, әмма моның өчен иртәме, соңмы аларга үзенекен бирергә туры киләчәк.
Аслар белән башлап җибәргән сугыш аларга байлык та, дан да китерми. Бердәм һәм ирек сөючән Ваннар һөҗүмне кире кайтара, һәм аллаларны кире Асгардка куа. Шуннан соң Аслар Ваннар белән татуланалар һәм тоткыннар белән алышырга карар кылалар. Аллалар — Генирны, ә Ваннар Нйодр белән аның ике баласы — Фрейр һәм Фрейяны — җибәрәләр. Моннан соң барлык Аслар һәм Ваннар, мәңгелек татулык хөрмәтенә зур алтын савытка төкереп, аннан Квазир кәрләне барлыкка китерәләр.
Үзендә аллаларның һәм Ваннарның барлык акыл һәм белемен берләштергән Квазир дөньяда иң белемле һәм акыллы зат була. Ул барлык фәннәрдә тирән белемле һәм барлык телләрдә сөйләшә торган була. Җиргә төшеп ул, берникадәр кешеләр арасында йөри, аларга үзенең белемен тапшырмакчы була. Ләкин кешеләр байлык турында гына уйлый. Алар сатулык алып баралар, урлашалар, сугышалар һәм кеченә фикер иясен тыңламыйлар. Шуннан соң Квазир Свартальфхеймга, кара гномнарга китә, ләкин алар да алтын, көмеш, асылташлар җыю белән мәшгуль була. Әле бер, әле икенче гномнар өенә барып, Квазир ниһаять ике туган абыйларга — Фйаляр һәм Галярга килә.
— Мин сезне теләсә нинди фәнгә яисә осталыкка өйрәтә алам, — ди ул. — Әйтегез, нәрсә белергә телисез?
— Син шундый белемле мени? — дип сорый гномнар.
— Мин дөньяда иң акыллысы! — дип горур җавап бирә кәрлә.
— Алайса безгә дөньяның корылышын сөйләп бир, — диләр туганнар.